14 февраль көнне Шубан мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәдә укучылар өчен "Әфган - 31 ел элек" дип аталган тематик әңгәмә үткәрде һәм "Оныта башладык бугай" дип аталган документаль фильм күрсәтте. Чараның максаты: укучыларны 1979-1989 еллардагы Әфган сугышы белән һәм анда катнашкан авылдашлар белән таныштыру.
2020 елның 20 февралендә Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Анна Михайлова «Факел» яшүсмерләр клубында «Дустанә сораулар һәм ситуацияләр конверты» дип исемләнгән төркемле шөгыль үткәрде.
2020 елның 19 нче февралендә Контроль-счет палатасы рәисе Кәримов Р.В., Балтач шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Закирова Ф.А. һәм военкоматтан вәкил Вәлиев Р.К. катнашында Бөрбаш авыл җирлегендә« Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел (1941-1945)» юбилей медальләре тапшырылды.
2020 елның 19 нче февралендә Балтач муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Галимуллин И.С., Бөрбаш авыл клубы директоры Хөсәенова Р.Л. һәм җирлек башлыгы Галимуллин Р.Р. катнашында Бөрбаш авыл җирлегендә« Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел (1941-1945)» юбилей медальләре тапшырылды.
Һәр бала ниндидер яңалык күрергә тели.
2020 елның 20 февраль 18 сәгатьтән 21 февраль 18 сәгатькә кадәр консультация - метеорологик күренешләрнең көчәюе турында кисәтү:
21 февральдә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә юлларда көчле бозлавык, төнлә һәм иртән томан көтелә.
2020 елның 19 нче февралендә Балтач муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе Таҗетдинов Р.А., Балтач муниципаль районы хәрби комиссариатыннан вәкил Павлов А.П.,һәм җирлек башлыгы Габдрахманов Ф.С. катнашында авыл җирлегенең тыл ветераннарына « Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел (1941-1945)» юбилей медальләре тапшырылды. Тыл ветераннарына бәйрәм пакетлары тапшырылды.
Роспотребнадзор идәрәсе Биектау, Арча ,Әтнэ, Балтач районнары буенча территориаль булеге хэбэр итэ: 2020 елнын 20 февраленнан 2 мартына кадэр вендинг аппаратлары арша мэктэплэрдэ остэмэ туклану буенча кайнар линия эшли .
19 февраль көнне Түбән Кенә авыл клубында яшьләр һәм өлкәннәр белән әңгәмә үткәрелде. Яшьләр белән авыл участок инспекторы зыянлы матдәләр турында сүз алып барса, олыларга мошенничество темасына өлкән инспектор Гөлия Филсуровна аңлатмалар бирде.
19 февральдә «Факел» яшьләр клубында үткән кичә бик җылы, хатирәләргә бай булды. Ватанны саклаучылар көненә багышлап төрле елларда армияда хезмәт иткән ир-егетләр үзләренең истәлек блокнотларын (дембель альбомы) алып килеп күргәзмә төзелде. Альбом хуҗаларына үз хезмәтләре, кызыклы, җитди моментлары турында сөйләргә, кунаклар белән тәэсирләре белән уртаклашу мөмкинлеге бирелде. Гаилә архивларында сакланучы дембель альбомнарын һәм сугыш чорындагы җырларны җанландырган кунакларга «Факел» клубы хезмәткәрләре олы рәхмәтләрен белдерде.