14 февраль көнне Шубан мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәдә укучылар өчен "Әфган - 31 ел элек" дип аталган тематик әңгәмә үткәрде һәм "Оныта башладык бугай" дип аталган документаль фильм күрсәтте. Чараның максаты: укучыларны 1979-1989 еллардагы Әфган сугышы белән һәм анда катнашкан авылдашлар белән таныштыру.