21 февраль көнне Норма мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган хатын-кызлар оештырган "Тынычлык иминлек сагында Сез кирәк" дип исемләнгән концерт булып үтте.
2020 елның 20 февралендә Иске Турья авылында тыл ветераннарына "1941-1945 елда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел" юбилей медальләре тапшырдылар. Әлеге чарада Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе А.Ф. Хәйретдинов, хәрби комиссариат вәкиле Ф.Г. Гарипов һәм Борнак авыл җирлеге башлыгы Ш.М. Хәбибуллин катнашты. Тыл ветераннарына шулай ук бәйрәм пакетлары тапшырылды.
21 февраль көнне Кенәбаш авыл клубыннан Шагиева Энҗе "Дуслык җире" I Халыкара ачык фестиваль-конкурсында чыгыш ясады. "Нәфис сүз" номинациясендә 3 нче дәрәжә лауреат, "Халык уен кораллары" номинациясе буенча 2 нче дәрәҗә дипломант исеменә лаек булды.
Габдулла Тукай тууына 134 ел, Бөек Җиңүгә 75 ел булу уңаеннан Балтач Үзәк китапханәсендә “Тукай биеклеге, халкым батырлыгы...” әдәби-патриотик нәфис сүз осталары конкурсы үтте.
22 февраль көнне "Дулкын" бассейнында Рәсимә Сәгыйтованың "Бәхет" җәмгыяте призына кызлар һәм егетләр арасында йөзү буенча район беренчелеге үтте.
2020 елның 23 февралендә «Хыял» яшьләр үзәге Балтач муниципаль районы балыкчылар берлеге белән бергә Нормабаш авылы плотинасында ел саен уза торган «Алтын Балык 2020» кышкы балык тоту фестивале үткәрде.
Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты «Минем шәҗәрәм " исемле генеалогик тикшеренүләр Республика конкурсы игълан итте. Ул 2020 елның 19 февралендә старт алды.
21 февраль көнне Кече Лызи авыл җирлегенең тыл ветераннарына «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» юбилей медальләре тапшырылды
21 февраль көнне "Факел" яшьләр (яшүсмерләр) клубында яшьләр арасында өстәл теннисы буенча турнир узды. Бу турнир беренче тапкыр гына үткәрелми һәм Ватанны саклаучылар көне алдыннан матур традициягә әверелә. Кунакка безнең районнан гына түгел, Киров өлкәсеннән дә чын ракеткалар осталары килде.
Бу елның гыйнвар аенда терлекчелек тармагы эшенең нәтиҗәләре турында шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җиткерде.