21 февраль көнне "Факел" яшьләр (яшүсмерләр) клубында яшьләр арасында өстәл теннисы буенча турнир узды. Бу турнир беренче тапкыр гына үткәрелми һәм Ватанны саклаучылар көне алдыннан матур традициягә әверелә. Кунакка безнең районнан гына түгел, Киров өлкәсеннән дә чын ракеткалар осталары килде.
Киеренке көрәштә җиңү яуладылар:
1 урын - Вәлиев Дилүс, Хәсәншәех авылы
2 урын - Мөхәммәтгалиев Расил, Балтач
3 урын - Гаптылганиев Рафаил, Йөрек авылы, Малмыж р-ны
4 урын - Морозов Сергей, Малмыж.