22 февральдә Чутай мәдәният йортында Арча педагогика колледжы студентлары һәм Чутай авылы үзешчәннәре катнашында 23 февраль- Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм концерты булды. Бәйрәм котлаулары белән үрелеп барылган студентлар һәм үзешчәннәр чыгышын, дәртле биюләрне, җырларны, скетчларны тамашачыларыбыз көчле алкышларга күмде. 2 сәгатькә якын барган концерт һәркемгә бик ошады. Соңыннан яшьләр өчен дискотека оештырылды.
26-28 февральдә түбәндәге график буенча гражданнарны кабул итү булачак:
26 февральдә 13.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр - Балтач районында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
27 февральдә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр - халыкны социаль яклау бүлеге белгечләре
27 февраль көнне 13.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр - "Мәгариф идарәсе" МКУ каршындагы психологик-педагогик хезмәт
28 февральдә 13.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр - Пенсия фонды идарәсе белгечләре
22 февраль көнне Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Әтнә авыл клубында егетләр арасында теннис ярышы булып узды. Уенның спонсоры булып имам Газизов Рафаэль хәзрәт торды. Егетләрне бәйрәмнәре белән котлап, 1-4 урыннар билгеләп акчалата бүләк тапшырылды.
Спорт уеннарына яшьләр бик теләп катнашалар. Клубларда спорт инвентарьлары булу бик мөһим. Кая барырга белми йөргәндә аларга вакытларын бушка уздырмаска, начар юлда йөрмәскә бик кирәкле шөгыль.
Агымдагы елның 12 мартында Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) психологик ярдәм көне узачак. Әлеге чара кысаларында өлкәннәр һәм балалар конфиденциаль шартларда үзләрен борчыган темаларга, шул исәптән балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләре, яшьтәшләре белән мөнәсәбәтләр, яшүсмерләр арасында конфликтлар, психологик планның башка «балалар» мәсьәләләре (проблемалары) буенча һөнәри психологлар белән аралаша, һөнәри консультация һәм киңәшләр ала алачаклар.
21 февральдә Кече Лызи урта гомуми белем бирү мәктәбендә Халыкара туган телләр көне уңаеннан «Пӧртмась вень» фильм-спектакленең (Тылсымлы энә) премьерасы һәм видеомонтаж буенча курска кертү булды. Чара хәйрия нигезендә «Удмурт фольклоры хәзинәләре: җырлар, биюләр һәм уеннар» җыентыгын бастыру файдасына узды. 2018 елда Римма Николаева пьесасы буенча Сырья авылы халкы һәм кунаклары катнашында төшерелгән тулы метражлы фильм яшь тамашачыларның көчле алкышларына лаек булды.
21 февраль көнне Субаш мәдәният йортында "Туган тел" көне уңаеннан китапханә белән берлектә "Дөньяда иң матур тел – ул минем туган телем" дигән әдәби –музыкаль кичә үткәрелде. Кичә барышында татар теленең язмышы турында сөйләшенде. Туган телдәге яңа китаплар белән таныштылар, татар халык һәм татар композиторларының җырларын җырладылар.
Г.Тукайның туган көне һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышлап Үзәк китапханәдә нәфис сүз осталары бәйгесе узды. Кече Лызи авыл җирлегеннән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Михайлова Л. М. чыгыш ясады, ул Г. Тукайның «Туган җиремә» һәм үзенең бабасы турында «Исәнме, бабай!» шигырьләрен укыды.
Начар метеорологик күренешләр:
26 февральдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
- төнлә һәм иртән көчле кар, юлларда кар көртләре;
- төнлә һәм көндез күз күреме 1 километрга кадәр һәм аннан да кимрәк булган буран, көчәйгәндә 15-18 м/c кадәр көчле җил (Казанда да), юлларда көчле бозлавык (Казанда да).
21 февраль көнне Салавыч мәдәният йортында "Ир-егетләр- ил терәге" дип исемләнгән бәйрәм концерты узды. Хатын-кызлар көче белән әзерләнгән концерт күңелле үтте. Сугыш темасына тетрәндергеч шигырьләр укылды, дәртле биюләр биелде. Сәхнә ветераннары "Зәңгәр шәл" спектакленнән өзек күрсәттеләр. Тамашачы концертны җылы кабул итте.
Ватанны саклаучылар көнендә армия сафларында хезмәт иткән яки сугыш елларында илне саклаган барлык ир-атларны һәм кайчан да булса хезмәт итәргә китәчәк малайларны бәйрәм белән котлау матур традициягә әверелде.
23 февраль көнне Урта Көшкәт авыл клубында егетләр өчен "Ватанны саклауда" дип исемләнгән конкурс-уен программасы үткәрелде. Уенда аларның җитезлеген, зирәклеген, чыдамлыгын һәм кыюлыгын тикшерделәр. Кичәнең атмосферасы күтәренке кәеф белән сугарылган иде.