Начар метеорологик күренешләр:
26 февральдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
- төнлә һәм иртән көчле кар, юлларда кар көртләре;
- төнлә һәм көндез күз күреме 1 километрга кадәр һәм аннан да кимрәк булган буран, көчәйгәндә 15-18 м/c кадәр көчле җил (Казанда да), юлларда көчле бозлавык (Казанда да).
Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча (шул исәптән Балтач районы буенча) 2020 елның 25 февраль 18 сәгатьтән 2020 елның 26 февраль 18 сәгатькә кадәр:
Болытлы, көндез аязучан. Төнлә-иртән кар, урыны белән буран, көндез явым-төшемсез. Җил төньяк-көнбатышка таба 6-11 м/с тизлектә, урыны белән җилнең тизлеге 18 м/с ка кадәр. Төнлә һаваның минималь температурасы -3...-6˚. Көндез һаваның максималь температурасы 0..-2˚. Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.