Әтнә авыл клубында теннис ярышы булып узды

2020 елның 25 феврале, сишәмбе

22 февраль көнне Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Әтнә авыл клубында егетләр арасында теннис ярышы булып узды. Уенның спонсоры булып имам Газизов Рафаэль хәзрәт торды. Егетләрне бәйрәмнәре белән котлап, 1-4 урыннар билгеләп акчалата бүләк тапшырылды.

Спорт уеннарына яшьләр бик теләп катнашалар. Клубларда спорт инвентарьлары булу бик мөһим. Кая барырга белми йөргәндә аларга вакытларын бушка уздырмаска, начар юлда йөрмәскә бик кирәкле шөгыль.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International