21 февраль көнне Кече Лызи авыл җирлегенең тыл ветераннарына «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» юбилей медальләре тапшырылды. Чарада Балтач муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Р.А. Таҗетдинов, Балтач муниципаль районы хәрби комиссариатыннан вәкил Павлов А.П., авыл җирлеге башлыгы Мухин С. А. һәм Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Михайлова Л. М., хәрби-исәп эше буенча белгеч Изосимова Н. М., клуб хезмәткәрләре Петрова Г. Д. һәм Калимуллин Р. Ю., Кече Лызи мәктәбе яшьармиячеләре катнашты. Тыл ветераннарына бәйрәм пакетлары тапшырылды. Тыл ветераннары сугышчан җырлар җырладылар.