«Алтын Балык 2020» кышкы балык тоту фестивале

2020 елның 25 феврале, сишәмбе

2020 елның 23 февралендә «Хыял» яшьләр үзәге Балтач муниципаль районы балыкчылар берлеге белән бергә Нормабаш авылы плотинасында ел саен уза торган «Алтын Балык 2020» кышкы балык тоту фестивале үткәрде.

Номинацияләрдә җиңүчеләр:

-Иң беренче балыкны тоткан балыкчы: Фазылҗанов Алмаз, Гарипҗанов Алмаз

-Иң зур балык тоткан балыкчы: Канцеров Рәшит (Кукмара))

-Иң күп балык тоткан балыкчы: Фазылҗанов Алмаз (Балтач)

- Иң яшь балыкчы :Ибраһимов Рамазан 3 яшь.

- Иң өлкән балыкчы: Шәйдуллин Хәлим 71 яшь.

- Балыкчы хатын-кыз (3 кеше): Мартынова Фаина, Нәҗметдинова Ләйсән, Гильманова Адилә.

- Иң тиз боз бораулаучы: Исекеев Сергей (Нократ Аланы)

- Иң ерак җирдән килгән балыкчы: Зарипов Айдар, Мортазин Марсель 

Кышкы балык тоту буенча Чемпион - Фазылҗанов Алмаз (Балтач) 

Традиция буенча фестивальдә катнашучылар һәм кунаклар пылау, уха һәм коймак белән сыйландылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International