ЯҢАЛЫКЛАР


23
октябрь, 2020 ел
җомга

Сосна авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Фәләхетдинова Фәүзия Лотфулла кызына 22 октябрь көнне 90 яшь тулды.  

22 октябрь көнне Балтач район башкарма комитет җитәкчесе Айдар Фоат улы Хәйретдинов һәм район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илһам Фидәел улы Гайнетдинов районыбыз балалар бакчаларында туган телдә тәрбия-белем бирү торышы белән танышты.

2020 елның 23 октябрендә Балтач «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Гөлшат Сәлахова һәм Рузилә Рамазанова Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе базасында «Бергә күңелле» клубы эшчәнлеге кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән 12 бала белән «Спортлы Татарстан» дигән шөгыль үткәрделәр.

2020 елның 16 ноябреннән 16 декабренә кадәр һөнәри юнәлеш бирүне үстерү буенча «Zасобой» Бөтенроссия программасын гамәлгә ашыру кысаларында «Минем киләчәк» Бөтенроссия акциясе узачак.

22 октябрьдә Татарстан Республикасының ике районында: Мөслим һәм Чүпрәле районнарында кош гриппы диагнозы расланды. Элегрәк кош гриппы чыганагы Буа районында ачыкланган иде. Барлык очраклар да республиканың башка төбәкләр белән чиктәш районнарында булды. Йогышлануның төп сәбәбе - башка төбәкләрдән фермерлар тарафыннан ветеринария документлары булмаган кош-корт кайтару, шулай ук кошларның кыргый су кошлары яши торган табигый сулыкка керүләре. Кыргый су кошларының һәм синантроп кошларның югары йогышлы кош гриппына каршы торучанлыгы чагыштырмача нык һәм алар үзләре инфекцияне төп таратучылар булып санала.

Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү  

"QR-тарих" проекты кысаларында 2020 елның 16 октябрендә Көшкәтбаш авылында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәйкәл янында чара үткәрелде: Бөек Ватан сугышы ветераны Шиһапов Галләм Шиһап улына QR-кодлы такта куелды.

21 октябрь көнне Балтач «Форпост» үзәге Кече Лызи урта мәктәбе укучылары белән экстремизмны һәм терроризмны профилактикалау кысаларында «Социаль челтәрләрдә тыелган төркемнәр» темасына әңгәмә үткәрде.

20 октябрь көнне Балтач «Форпост» үзәге Яшь хәрәкәт инспекторлары белән берлектә «Балигъ булмаганнар арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны кисәтү» темасына түгәрәк өстәл уздырды.


22
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International