22 октябрьдә Татарстан Республикасының ике районында: Мөслим һәм Чүпрәле районнарында кош гриппы диагнозы расланды. Элегрәк кош гриппы чыганагы Буа районында ачыкланган иде. Барлык очраклар да республиканың башка төбәкләр белән чиктәш районнарында булды. Йогышлануның төп сәбәбе - башка төбәкләрдән фермерлар тарафыннан ветеринария документлары булмаган кош-корт кайтару, шулай ук кошларның кыргый су кошлары яши торган табигый сулыкка керүләре. Кыргый су кошларының һәм синантроп кошларның югары йогышлы кош гриппына каршы торучанлыгы чагыштырмача нык һәм алар үзләре инфекцияне төп таратучылар булып санала.
Гражданнар, шәхси ярдәмче хуҗалык тотучылар, кошчылык предприятиеләре җитәкчеләре бүген аеруча уяу булырга тиеш.
Вирус биналарда, кошчылык фабрикаларында, ишегалларында, тере кош базарларында һәм башка объектларда зарарсызландырылмаган кошчылык продуктлары (ит, йомырка, кош мамыгы һәм каурый), азык, су, кош тизәге, эш кораллары, шулай ук транспорт чаралары һәм хезмәт күрсәтүче персонал аша таралырга мөмкин.
ПРОФИЛАКТИКА ЧАРАЛАРЫ:
- предприятиедә ябык эш режимын булдырырга;
- дезинфекция киртәләренең, санүткәргечләрнең, дезинфекция техникасының даими эшләвен тәэмин итәргә;
- кошчылык хуҗалыклары һәм предприятиеләре хезмәткәрләренең кош гриппы булган территорияләргә чыгып йөрүләренә юл куймаска;
- кошчылык хуҗалыклары территориясенә кыргый кошларның очып керүен булдырмау буенча чаралар күрергә;
- предприятиеләр янындагы кыргый күчмә су кошларының санын исәпкә алырга;
- авыру булуга шик туган очракта, Ветеринария идарәсенә кичекмәстән хәбәр итәргә;
- тере кошларны, инкубация йомыркаларын, терлек азыгын, технологик җайланмаларны законсыз кертмәүне тәэмин итәргә.
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында кош-корт сую чоры, гадәттә, ноябрь аенда, көннәр суыткач, башлана. Йогышлануны булдырмас өчен, аларны суюны мөмкин кадәр якын арада башларга киңәш ителә.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 18 миллионнан артык кош-корт исәпләнә. Югары йогышлы кош гриппы йорт кошлары өчен куркыныч тудыра һәм 100% очракта диярлек аларның һәлак булуына китерә. Кеше өчен аның куркынычы юк, әмма кешеләр авыруны таратучы булырга мөмкин.