20 октябрь көнне Балтач «Форпост» үзәге Яшь хәрәкәт инспекторлары белән берлектә «Балигъ булмаганнар арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны кисәтү» темасына түгәрәк өстәл уздырды. Чарада Балтач «Форпост» үзәге директоры Гилемҗанов Ф.Ш., Юл-патруль хезмәте инспекторы, полиция лейтенанты Садыйков А.Р., «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ җитәкчесе Һадиева Л.Х., «Форпост» хезмәткәрләре һәм Балтач гимназиясе Яшь хәрәкәт инспекторлары катнашты.
Түгәрәк өстәл балаларның юл-транспорт травматизмын кисәтү максатыннан үткәрелде.