2020 елның 23 октябрендә Балтач «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Гөлшат Сәлахова һәм Рузилә Рамазанова Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе базасында «Бергә күңелле» клубы эшчәнлеге кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән 12 бала белән «Спортлы Татарстан» дигән шөгыль үткәрделәр.
Шөгыль гадәти булмаган форматта – спорт залында һәм балалар өчен яңа, әле таныш булмаган «Кульбуто» һәм «Корнхол» инвентарьлары белән уздырылды. Кечкенәләр өчен өстәмә «Боулинг» уены оештырылды. Барлык балалар да үз көчләрен яңа күнегүләрдә сынап карадылар. «Кульбуто» уены төгәллек, ә «Корнхол» төз булуны таләп итүе белән ошады. Үз күнегүләрен тәмамлаучылар белгечләр һәм үз җитәкчеләре белән бергә, ТАССРның 100 еллыгына багышлап, Татарстан флагы рәвешендәге төсле күгәрчен ясадылар. Шөгыль ахырында барлык балалар да кечкенә бүләкләр алдылар.