2020 елның 16 ноябреннән 16 декабренә кадәр һөнәри юнәлеш бирүне үстерү буенча «Zасобой» Бөтенроссия программасын гамәлгә ашыру кысаларында «Минем киләчәк» Бөтенроссия акциясе узачак. Анда катнашучылар:
- һөнәри юнәлеш буенча тест узарга;
- хезмәт базарында ихтыяҗ булган һөнәр ияләре тарихлары белән танышырга;
- хезмәт базары торышы һәм аның үсеш перспективалары турында мәгълүмат белергә;
-программа сайтында онлайн-форматта (засобой.рф) һөнәрләргә ихтыяҗны мөстәкыйль мониторинглау күнекмәләрен алырга мөмкиннәр.
Акциядә катнашучыларның тәкъдим ителгән яше - 13 яшьтән 17 яшькә кадәр.
Акция үткәрү турында тулырак мәгълүмат, шулай ук катнашу өчен гаризалар тутыру формасы программаның рәсми сайтында (засобой.рф) «Минем киләчәк» битендә урнаштырылган.