Югары Субаш авыл җирлеге яңалыклары. Бөек Ватан сугышы ветераны Шиһапов Галләм Шиһап улына QR-кодлы такта урнаштыру

2020 елның 23 октябре, җомга

"QR-тарих" проекты кысаларында, 2020 елның 16 октябрендә Көшкәтбаш авылында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәйкәл янында чара үткәрелде: Бөек Ватан сугышы ветераны Шиһапов Галләм Шиһап улына QR-кодлы такта куелды. QR-кодлы такта гаджет аша Бөек Ватан сугышында катнашучыларның биографиясенә күчүне тәэмин итә.

Чарада Көшкәтбаш башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы укучылары һәм укытучылары, Югары Субаш авыл җирлеге башлыгы Вафин Ранис Борис улы, Шигапов Галләм Шиһап улының кызы Камилова Гөлзада Галләметдин кызы һәм геройның оныгының хатыны Нуриева Гүзәлия катнашты. 

QR-кодлы тактаны Галләм Шиһап улының оныгы Ришат һәм Айсылу Нуриевлар гаиләсе әзерләде. Аларга Бөек Ватан сугышында катнашучыларның батырлыкларын мәңгеләштергән һәм пропагандалаган өчен зур рәхмәт белдерелде. Бөек Ватан сугышы ветераны Шиһапов Галләм Шиһап улы хөрмәтенә агач утыртылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International