ЯҢАЛЫКЛАР


14
декабрь, 2021 ел
сишәмбе

11 декабрьдә 2004 елгы һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында РСФСРның спорт остасы Рафис Насыйбуллин призына көрәш буенча районара турнир узды.

2021 елның 10 декабрендә 2004-2005, 2006-2007, 2008-2009, 2010-2011, 2012 елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында коррупциягә каршы көрәш айлыгы кысаларында чаңгы ярышы буенча Балтач районы беренчелеге булып узды.


13
декабрь, 2021 ел
дүшәмбе

10 декабрь көнне «Хыял» яшьләр үзәге Балтач урта мәктәбенең ике сыйныфы укучыларының әти-әниләре арасында «Устами младенца» интеллектуаль уенын үткәрде.

2021 елның 10 декабрь көнендә Балтач районы мәдәният хезмәткәрләре, ЗАГС бүлеге, «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы әгьзаләре белән берлектә районыбызның төрле тармакларында хезмәт куючы, гаилә кормаган яшьләре өчен «Кичке уен» чарасы оештырдылар.

10 декабрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә "Энҗе бөртекләре" дип исемләнгән әдәби кичә узды. Әлеге чара Яңгул авылында гомер итүче якташ шагыйрә Энҗе Закирова иҗатына багышланган иде.

9 декабрь Ватан геройлары көне билгеләп үтелә. Бу - Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Дан һәм Изге Георгий орденнары кавалерларын хөрмәтләү, мәрхүмнәрен искә алу көне.

Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында Татарстан Республикасында элемтә хезмәтләреннән канәгать булу турында халыктан сораштыру ачылды. Сораштыру күрсәтелә торган элемтә хезмәтләренең сыйфатын бәяләү һәм республика территориясендә проблемалы зоналарны ачыклау максатыннан үткәрелә.

10 декабрь көнне "Факел" яшьләр (яшүсмерләр) клубында "Мин татарча сөйләшәм" интеллектуаль уенының соңгы 5 зона этабы узды.


12
декабрь, 2021 ел
якшәмбе

Хөрмәтле райондашлар! Сезне чын күңелдән дәүләт бәйрәме - Россия Федерациясе Конституциясе көне белән тәбрик итәм!


10
декабрь, 2021 ел
җомга

2021 елның 10 декабрендә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Смәел авылыннан тыл ветераны Хаҗиева Нүрзидә Әхмәдулла кызына район җитәкчелеге Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, социаль яклау бүлеге, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International