"Мин татарча сөйләшәм" интеллектуаль уенының бишенче зона этабы

2021 елның 13 декабре, дүшәмбе

10 декабрь көнне "Факел" яшьләр (яшүсмерләр) клубында "Мин татарча сөйләшәм" интеллектуаль уенының соңгы 5 зона этабы узды. Уен бик кызыклы форматта үтте. 

Нәтиҗәләр түбәндәгечә:

1 урын - "Татар яшьләре" командасы (Кенә мәктәбе)

2 урын - "Егетләр" командасы (Кече Лызи мәктәбе)

"Татар мөгаллимнәре" дип исемләнгән укытучылар командасына шулай ук диплом тапшырылды. Шунысын да әйтергә кирәк, Кенә авылыннан килгән яшүсмерләр укытучылар белән бер үк дәрәҗәдә балл туплады! Афәрин! Аларны финал уенында көтеп калабыз!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International