2021 елның 10 декабрендә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Смәел авылыннан тыл ветераны Хаҗиева Нүрзидә Әхмәдулла кызына район җитәкчелеге Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, социаль яклау бүлеге, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.
Нүрзидә апа яшьтәшләре белән сугышның беренче көненнән колхоз эшенә чыга. Анда төрле авырлыклар куеп хезмәт итәләр. Пенсиягә дә Нүрзидә апа узенең туган колхозыннан китә. Бүгенге көндә ветеран балалары, оныклары, оныкчыклары янәшәсендә ихтирамда һәм муллыкта яши.