Шагыйрә Энҗе Закирова иҗатына багышланган әдәби сәгать

2021 елның 13 декабре, дүшәмбе

10 декабрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә "Энҗе бөртекләре" дип исемләнгән әдәби кичә узды. Әлеге чара Яңгул авылында гомер итүче якташ шагыйрә Энҗе Закирова иҗатына багышланган иде. Чарада катнашкан Балтач урта мәктәбенең 3 Б сыйныфы укучылары кичәнең башлам өлешендә балалар өчен шигъри җыентыклары басылган якташ шагыйрьләр иҗаты турында мәгълүмат алдылар. Кичәдә Энҗе Закированың тормыш юлы, иҗаты белән таныштырылды. Укучылар шагыйрәнең балалар өчен язылган шаян шигырьләреннән эшләнгән слайдлар буенча кызыклы биремнәр үтәделәр, берсеннән-берсе матур, мәгънәле шигырьләр укыдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International