Коррупциягә каршы көрәш айлыгы кысаларында чаңгы ярышы буенча Балтач районы беренчелеге

2021 елның 14 декабре, сишәмбе

2021 елның 10 декабрендә 2004-2005, 2006-2007, 2008-2009, 2010-2011, 2012 елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында коррупциягә каршы көрәш айлыгы кысаларында чаңгы ярышы буенча Балтач районы беренчелеге булып узды.

Ярышта Балтач гимназиясе, Балтач урта мәктәбе, Сосна мәктәбе, Чепья урта мәктәбе, Урта Көшкәт урта мәктәбе һәм күрше Марий Эл Республикасыннан катнашучылар - барлыгы 48 чаңгычы катнашты.

Катнашучыларга 1 км дан 6 км га кадәр ирекле стиль белән дистанцияне узарга туры килде. Җиңүчеләр һәм призерлар медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнде.

2012 елгы һәм яшьрәк малайлар арасында:

1 урын - Гыйләҗев Зиннур (Балтач урта мәктәбе)
2 урын - Васинкин Ростислав (Мари Эл)
3 урын - Федоров Юлиан (Чепья урта мәктәбе)

2012 елгы һәм яшьрәк кызлар арасында:

1 урын - Юсупова Дәлия (Балтач гимназиясе)
2 урын - Кумаева Сусанна (Чепья урта мәктәбе)
3 урын - Кәбирова Зарина (Балтач урта мәктәбе)

2010-2011 елгы малайлар арасында:

1 урын - Ефремов Алексей (Балтач гимназиясе)
2 урын - Синяев Дмитрий (Чепья урта мәктәбе)
3 урын - Кугергин Матвей (Чепья урта мәктәбе)

2010-2011 елгы кызлар арасында:

1 урын - Сафина Гөлнара (Чепья урта мәктәбе)

2008-2009 елгы яшүсмерләр арасында:

1 урын - Хәлилов Әмир (Чепья урта мәктәбе)
2 урын - Федоров Ярослав (Чепья урта мәктәбе)
3 урын - Юсупов Кәрим (Балтач гимназиясе)

2008-2009 елгы кызлар арасында:

1 урын - Анварова Айсылу (Балтач гимназиясе)
2 урын - Гузаерова Сылу (Балтач урта мәктәбе)

2006-2007 елгы яшүсмерләр арасында:

1 урын - Кәбиров Илназ (Балтач урта мәктәбе)
2 урын - Хафизов Данияр (Балтач гимназиясе)
3 урын - Мөхәммәтгалиев Сәет (Балтач гимназиясе)

2006-2007 елгы кызлар арасында:

1 урын - Исрафилова Алия (Балтач гимназиясе)
2 урын - Хаҗиәхмәтова Динә (Балтач гимназиясе)
3 урын - Евдокимова Ульяна (Урта Көшкәт урта мәктәбе)

2004-2005 елгы яшүсмерләр арасында: 

1 урын - Низаметдинов Рәхим (Балтач гимназиясе)
2 урын - Бикбаев Яхъя (Балтач урта мәктәбе)
3 урын - Федоров Александр (Чепья урта мәктәбе)

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International