12 март көнне Балтач үзәк китапханәсендә "Дөнья яме - хатын-кыз" дип аталган өлкән яшьтәге китап укучы хатын-кызлар өчен әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичә барышында хөрмәтле хатын-кызларыбыз тапкырлыкта да көч сынашты. "Язларны көтә күңел" исемендә китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.
12 нче март көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә Татарстанда Парклар һәм скверлар елына багышлап «Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” кысаларында Балтач урта мәктәбенең 1Б сыйныфында укучы китап укучылар белән “Агачлар-табигать күрке» исемле тематик кичә узды. Кичә барышында кечкенә китап укучыларыбыз туган ягыбыз урманнарында үсә торган агач- куаклар белән таныштылар, аларга багышланган табышмакларга җаваплар таптылар. Экран аша күрсәтелгән слайдлар балаларга агачларны танып-белергә ярдәм итте. Шулай ук шушы теманы ачучы китапханәбездә булган китап-журналлар буенча белемнәрен арттырдылар. Чарабыз ахырында балалар “Карт имән турында әкият” исемле мультфильм аша туган табигатебезне саклауның кирәклегенә тагын бер кат төшенеп, укырга китаплар алып киттеләр.
Балтач районының Смәел авылында яшәүче сугыш ветераны Нәкыйп Нәбиевка Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов тантаналы рәвештә юбилей медале тапшырды.
Ветеранга истәлекле вакыйганың фотосүрәтләрен бирү күңелле вакыйгага әйләнде.
Ветеран Президент белән булган очрашуны кабат искә алды һәм үзенә күрсәткән хөрмәт өчен рәхмәтен җиткерде.