ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2015 ел
чәршәмбе
Куныр авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары белән Советлар Союзы Герое Хәбибулла Ибраһимовка багышланган альбомга күзәту үткәрелде
Куныр авыл китапханәсендә 1-4 сыйныф укучылары өчен кече музей экспонатлары буенча "Үткәнен оныткан халыкның киләчәге юк" дигән темада экскурсия оештырылды

2015 ел "Әдәбият елы". Шул уңайдан авыл китапханәләрендә бик күп чаралар үтә. Китап сөючеләр белән һәрчак тыгыз элемтәдә торган Сосна авыл китапханәсендә дә очрашулар, тематик чаралар бик еш үткәрелә. 

Күптән түгел китапханәче апалары Илсөяр Габидуллина яшь  китап укучыларны "Кояш чыкса – табигать яңара, китап укысаң күңелең агара"  дип исемләнгән чарага дәште.

 

 

26нчы февраль көнне Норма авыл китапханәсендә 1нче сыйныф укучылары белән "Мәдәниятле булып үс, укучым!" исемле очрашу булып үтте. 

Анда барлыгы 34 укучы катнашты. Укучылар белән мәдәни көндәлекләргә күзәтү,"Иң актив бала"“Иң мәдәниятле әти-әни"“Иң күп китап укучы"лар билгеләнде һәм иң күп экскурсиягә йөргән балалар кечкенә генә бүләкләр дә тапшырылды.

 

Китапханәгә килгән һәр бала укырга китаплар алып, яңа китаплар белән танышып, фикер алыштылар. Өй эше итеп, аларга республика күләмендә үтә торган"Сөйкемле Шүрәле""Сугышны син ничек күзаллыйсың" рәсем бәйгеләренә катнашырга мөмкинлеге хакында игълан ителде. Шулай ук бабалары Бөек Ватан сугышы ветераны булган ике укучыга, алар турында хикәяләр язып килү йөкләмәсе бирелде. 

Яңгул авылында  яшәүче Сафиуллина Маһикамал Зиатдин кызына  17 март көнне 90 яшь тулды.  Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары  Наил Сабирҗанов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе  Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Яңгул  авыл җирлеге башлыгы   Ринат Гарипов,  җаваплылыгы чикләнгән “Яңа тормыш”җәмгыяте директоры Мәгъсүмҗан Сәйфетдиновлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.  Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль  район башлыгы,  соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар. Юбилей көнендә ветеранга Татарстан Республикасы Президенты исеменнән күчтәнәч пакет бирелде.


17
март, 2015 ел
сишәмбе

Яңгул китапханәчеләре “Мәдәни көндәлек” проекты кысаларында 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Солдатта булган диләр” тематик кичә  үткәрделәр. Балаларга патриотик тәрбия бирү уңаеннан,  башлангыч сыйныф укучылары белән солдат абыйлары Зиннатуллин Рамил Рашит улы  очрашты. 

 5 март көнне Бөек Җиңүнең 70 еллыгы унаеннан Субаш авыл китапханәсендә клуб белән берлектә "Йөрәкләр түрендә ятимлек ачысы" дигән тематик очрашу кичәсе үткәрелде. Очрашуга сугышта әтиләре үлеп калган, ятимлекнең бөтен ачысын үз җилкәләрендә татыган , ачлык- ялангачлыкта тилмереп үскән сугыш чоры балалары һәм 5, 7 сыйныф укучылары чакырылды. Кунакларның укучыларга әйтер сүзләре бик күп булды. Очрашуда катнашкан җырчыларыбыз аларга моңаерга ирек бирмәделәр. Сугыш чоры ятимнәре бу очрашудан бик канәгать булдылар.
Түнтәр авыл китапханәсенә “Гел хәтердә, гел истә...” дип исемләнгән кичәгә өлкән яшьтәге китап укучыларыбыз, Бөек Ватан сугышының кайтавазы булган сугыш чоры балаларының күбесе белән очрашуга җыйналды. Алар сугыш елларының ачысын да, сугыштан соңгы балачак елларының михнәтен дә, әтисез яшәлгән елларның авырлыгын да, матур яшьлек елларын да искә төшерделәр. Күзләрендә яшь тамчылары да, сөйкемле көлү мизгелләре дә чагылды. Азатлык өчен көрәштә гомерләре өзелгән авылдашларыбызның рухына багышлап дога кылдык. Соңыннан түгәрәк өстәл артында сөйләшә-сөйләшә бәлеш ашап коймак белән чәй эчтек.

16
март, 2015 ел
дүшәмбе

13 март көнне Алан китапханәсе  авыл клубы белән берлектә Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Тарих шаһит, тарих мәңгелек...” дигән әдәби-музыкаль кичә булды. Кичәдә эзтабар-язучы Шаһинур Мостафин да кайткан иде. Язучы китапханәгә  автографы белән үзенең китапларын бүләк итеп калдырды. Аның белән җанлы әңгәмә булды. 

Чепья балалар китапханәсендә урта мәктәпнең 2 сыйныф укучылары өчен "Моё здоровье в моих руках" конкурсы үткәрелде. Конкурста малайлар "Ракета", кызлар "Супердевочки" командалары төзеп ярыштылар. Сәламәтлек саклау буенча мәкальләр, табышмаклар чиштеләр, кызыклы сорауларга җаваплар эзләделәр. Махсус төзелгән китап күргәзмәсе белән таныштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International