2015 елның 18 мартында Чепьяда урнашкан «Наз» тернәкләндерү бүлекчәсенә Норма мәктәбе укучылары Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан әзерләнгән концерт белән килделәр. Шарипзянова Гөлйөзем, Сабирова Адилә, Гатауллин Рамазаннар җырлаган җырлар тернәкләнүчеләргә бик ошады. Каримов Рөстәм сөйләгән, дәhәтле сугыш турындагы шигырь- тыңлаучылар күзенә яшь китерерлек дәрәҗәдә укылды.Концерт ахырындагы куңелле биюләр тамашачыларның күңелләрен күтәреп җибәрде. Әлеге чаралар тыл ветераннары hәм инвалидлар өчен ныклап тернәкләнү өчен зур мөмкинлек бирә.
Безнең әле чын тарих авыр сугыш чорларының тере шаһитлары белән очрашу мөмкинлегебез бар.Ә бурычыбыз аларның батырлыкларының кыйммәтен киләчәк буынга тапшыру.Шушы уңайдан Арбор авыл китапханәсе , өченче сыйныф укучылары белән тыл ветераны Таҗетдинова Нәкия әбигә очрашу оештырды.
8 Март көнне Сәрдек авылы клубында ,китапханә белән берлектә “Гүзәл затларыбызга” дип исемләнгән кичә үткәрелде. Кичәдә авылабызның барлык көчле затлары – ир- егетләребез, катнашты.Балаларыбыз кичәдә үзләренең җыр- биюләрен күрсәттеләр. Кичә бик күңелле үтте.