Яфраклары яшел ак каенның...

2015 елның 20 марты, җомга
19 нче март көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә Бөтендөнья тыюлыклар һәм милли парклар көне уңаеннан Татарстанда Парклар һәм скверлар елына багышлап “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” кысаларында Балтач гимназиясенең 1 нче сыйныфларында укучы китап укучылар белән  “Яфраклары яшел ак каенның...” исемле тематик кичә узды.  Кечкенә китап укучыларыбыз туган ягыбыз урманнарында үсә торган агач- куаклар белән таныштылар, аларга багышланган табышмакларга җаваплар таптылар. Экран аша күрсәтелгән слайдлар балаларга агачларны танып-белергә ярдәм итте. Шулай ук шушы теманы ачучы китапханәбездә булган китап-журналлар буенча белемнәрен арттырдылар. Чарабыз ахырында укучылар туган ягыбызның күрке булган агачларны утырту, аларны саклау  максатыннан “ Ябалак апада кунакта” исемле видеоролик   аша туган табигатебезне саклауның кирәклегенә тагын бер кат төшенеп, укырга китаплар алып киттеләр. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International