ЯҢАЛЫКЛАР


28
март, 2015 ел
шимбә
Пыжмара авыл  китапханәсендә  укучыларның язгы каникулларына туры килә торган  традицион "Китап атналыгы" бара.25 март көнне  3 сыйныф укучылары белән  "Татарстан Республикасы язучылары- балаларга" исемле библиографик дәрес үткәрелде.Библиографик дәреснең максаты:Татарстан Республикасы язучыларының иҗаты белән таныштыру.Теманың эчтәлеге: Г.Тукай, Ш.Галиев, Р.Вәлиеваның  балалар өчен язган шигырьләре,Г.Тукай, А.Алиш әкиятләре белән танышу.Укучылар Г.Тукайның  "Туган як әкиятләре" китабына куелган дисклардагы әкиятләрне компьютер аша карадылар.

27
март, 2015 ел
җомга
24 март көнне Борнак авыл китапханәсендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан "Каеннар сары иде..." исемле әдәби кичә 8-9 сыйныф укучыларына үткәрелде. Аларга сугыш чоры әдәбияты турында мәгълүмат җиткерелде. Бирелгән сорауларга дөрес җавап бирделәр. Сугыш чорында иҗат ителгән әсәрләр белән кызыксындылар. Укучыларда Бөек Ватан сугышы чорында иҗат ителгән әсәрләргә карата кызыксыну хисе уятылды.

26
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе

24 нче март көнне  Шөңшеңәр авыл китапханәсендә Әдәбият елы кысаларында өлкән сыйныф укучылары белән “Без акыллы, без зирәк, белем безгә бик кирәк!” дип исемләнгән интеллектуаль викторина булып узды. Укучылар үзләренең төрле өлкәдә, ул булмасын матур әдәбият, ул булмасын гуманитар фәннәр, ул булмасын сәнгать өлкәсендә алган белемнәрен кулланып, көч сынаштылар. Ә башлангыч сыйныф укучылары бу ярышны бик кызыксынып күзәттеләр.Һәм, әлбәттә, дуслык җиңеп чыкты. Шулай ук укучылар язгы каникул чорында уку өчен әдәби китаплар да яздырып алдылар.


25
март, 2015 ел
чәршәмбе
 

25 март көнне Салавыч балалар бакчасының уртанчылар төркеме авыл китапханәсендә кунакта булдылар.Балаларда китапка сак караш тәрбияләү, китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлату максатыннан “Китап – серле дөнья” исемле библиографик дәрес үткәрелде.  “Китапханәгә сәяхәт” исемле презентация күрсәтелде.


24
март, 2015 ел
сишәмбе
2015 елның 23 мартында “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә “Сугыш чоры балалары” темасы астында укытучы-пенсионер, Симовская Галина Николаевна белән очрашу булып узды.Ул сугыш чорында туган бала буларак, шул вакыттагы ачлыкны, ялангачлыкны, илдәге авыр тормышны тасвирлап сөйләде.Кичәдә тыл ветераннары, сугыш чоры балалары да катнашты. Алар арасыннан  тыл ветераны,Гайнанова Зөлфия апа тылда булган авыр хезмәтне, ачлыкны-ялангачлыкны, аяныч хәлләрне сөйләп узды. 
24 март көнне Балтач үзэк китапханәсендә эшләп килүче "Салават күпере" тозлы камырдан эшләнмәләр клубы үз эшчәнлеген дәвам итте
19нчы март көнне Норма авыл китапханә мөдире Лилия Шәйхетдинова, мәдәният йорты җитәкчесе Зилә Шәрипова җитәкчелегендә Норма урта мәктәбенең 10нчы сыйныйф укучылары белән Кариле авылында бүгенге көндә исән-сау булган 92 яшен тутырган, бердәнбер сугыш ветераны Шәрип Сабир улы Таҗиев һәм 1941нче ел баласы Зелирә Гани кызы Ахкямова белән “Хәтер йомгагы сүтелгәндә, күзләр һаман дымлана” дип исемләнгән очрашу оештырылды. 
Сугыш ветераны Шәрип аганың сугыш кырларындагы батырлыгы, 3 тапкыр яраланып госпитальгә эләгүе, Зелирә апаның  сугыш беткәч, көндә әтисен ничек сагынып көтүе турында сөйләүләре безнең күңелләрне тетрәндерде. Чөнки  Зелирә апа:  “Мин әтиемне сугыштан кайткан һәр солдатны күргән саен, бу минем әтиемдер”, – дип каршына йөгерә идем. Гомерем буе әтиемне көттем, бары 70 яшем тулган көннәрдә генә, әтиемне төшемдә күргәннән соң гына  мин тынычлана алдым”, – дип  күз яшьләре белән сөйләгәндә, ирексездән, һәммәбезнең дә күзләре дымланды.
 
                             И ашыга әткәй... кабалана,
                             Йөгерә-йөгерә килә каршыма.
                             Ул ашыга, әмма аннан да ныграк
                             Каударланам, үзем ашыгам...
 
Очрашу ахырында Зелирә апа  үзенең  бар тетрәнүен читкә куеп, җыр белән йомгаклап куйды.
 
20нче март көнне без, сәяхәтебезне Норма авылының тыл ветераннарыбелән дәвам иттек. Сугыш  башланганда 9-11 яшьтә булган балалар, бөтен авырлыкларны балалык җилкәсендә күтәреп, зур түземсезлек белән  дошманнарны җиңеп, тизрәк кайтсыннар иде безнең  әти-абыйларыбыз,  дип көткән алар. Бүгенге көн тыл ветераннарыннанЗөлхәбирә апа ШәрәфетдиноваФәрит ага Кәлимуллиннар белән очрашуны дәвам иттек.
 
  Зөлхәбирә апа безне зур дулкынлану белән каршы алды.
– Әй, балакайларым! Ни дип сөйлим, нәрсәдән башлыйм икән сүземне? Сөйли башласам, күңелем тула.
 
Тыл ветеранының күзләрендә яшь. Ул дымлы күзләрен бер ноктага төбәп, сыкрана-сыкрана сөйли дә сөйли. Зөлхәбирә апаның шулхәтле өзгәләнеп  сөйләгән хатирәләре безнең  күңелләрдә дә сакланып калды. Күпме авырлыклар күргән, балалар хәсрәте, оныгын югалту ачысын кичергән олы йөрәкле Ананың сабырлыгына сокланырлык! Әле без ул сөйләгәннәрдән айнып та җитмәгән бер мәлдә, Зөлхәбирә апа үзенең яратып җырлый торган “Яшь наратлар” җырын башкарып таң калдырса, инде шулхәтле самими бер матур көйгә салып, берничә доганы укып, безне янә өнсез калдырды. Зөлхәбирә апага зур соклану белән олы рәхмәтләр аша юлыбызны дәвам итеп, Фәрит ага Калимуллиннар йортына юл алдык.
 
 Хәтерләүләр... миңа хәтәр сагыш.
 Хәтәр аның хәтта бер көне,
 Шул бер көннең мин учагын күрәм,
 Кояшларны каплый төтене.
 
Фәрит абый дәһшәтле сугыш елларын сөйләүне күз яшьләреннән башлады:  –  Без сугыш ачысын үз җилкәбездә татыган буын. Сугыш башлангач, авылда эшкә яраклы ир затлары калмады диярлек. Бар эш безнең кебек малайлар җилкәсенә калды. Әле алай гынамы соң? Фронттан  өчпочмаклы   хатлар килә. Без шуларны өйләргә кертеп, укып бирергә тиеш. Ул хатларның ниндие генә юк. Әйбәт хәбәрлесе, начары, кара тамгалысы... Башта хатларны үзебез укыйбыз, аннан соң гына гаиләсенә барып хатны укыйбыз, андагы авыр юлларын, җайлап кына, шомартып әйтергә тырышабыз. Ул вакытта күргәннәр, китап язарлык инде, балалар...
 
Әнә шундый кайнар күз яшьләре аша ветераннар тагын бер кат хәтер йомгагын сүттеләр. Бу очрашулар бездә, укучылар күңелендә тирән эз калдырды, җаннарны айкап, тарихыбызның үткәнен кабат барларга зур этәргеч бирде.
 
Һәр ветеран белән очрашу ахырында, укучылар аларга үз куллары белән эшләгән кечкенә генә бүләкләрен тапшырды. Әздән хәтер кала, әздән күңел була ди халык. Бу очрашу һәр ветеран күңелендә тирән эз калдырып ,алар белән очрашу мизгелләрен, сугыш хатирәләрен сөйләүләрен авылдашыбыз Ранил Шәрифҗанов ведеога яздырып барды һәм 70 еллыкка кыска метражлы документаль фильм эшләнде.
 
Безнең белән очрашып, хатирәләрен кабат барлаган ветераннарыбызга, укучыларга, оператор егеткә олы рәхмәтләребезне җиткерәбез.

16 - 20 март көннәрендә үзәк китапханәдә авыл китапханәчеләре өчен практик ярдәм атналыгы уздырылды.  Атналык 16 март көнне  яңа эшкә алынган китапханәчеләр өчен практикум белән башланып китте. Практикум кысаларында китапханәчеләр  үзәк китапханәнең барлык бүлекләре, эш документлары алып бару тәртибе  белән таныштылар, эш барышында туган күпләгән сорауларын бирделәр.

Калган көннәрдә һәр китапханәче белән эш документлары, үткәрелгән чаралар, сценарийлар хакында аерым сөйләшү булды. Китапханәчеләр,аерым группаларга бүленеп, үткәрелгән чаралар хакында мәгълүматны  районның рәсми сайтына кую тәртибен өйрәнделәр.


20
март, 2015 ел
җомга

Салавыч авылында  яшәүче Хәбриева Сәлиха Шәрип кызына  20 март көнне 90 яшь тулды.  Балтач муниципаль район башлыгы  Рамил Нотфуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе  Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Салавыч  авыл җирлеге башлыгы   Рашит Насыйбуллин,  Балтач районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе методисты Резеда Гаязовалар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.  Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль  район башлыгы,  соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар. 

Чепья авыл  китапханәсендә урта мәктәпнең 10 сыйныф укучылары һәм өлкән яшьтә ялгыз яшәүчеләр белән участок инспекторы, полиция капитаны Файзрахманов Э.Ф.белән очрашу үткәрелде. Очрашу барышында  полиция капитаны яшьүсмерләргә   авылыбызның тормышы, яшьләрнең мавыгулары, җәзаларның төрлелеге турында аңлатты.  Үзенең теләкләрен , киңәшләрен ирештерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International