Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Балтач муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә органнары
Җирлекләр
Координаталардан файдаланып тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Балтач муниципаль районының инвестиция паспорты
Догазификацияләү программасы
Район тормышы
Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Районның төрле оешмалары
Балтач муниципаль районында милли проектлар
Районның стратегиясе
Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының Мактаулы гражданнары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль контроль
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Иҗтимагый Совет
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Территориаль сайлау комиссияләре (МБСК)
Файдалы мәгълүмат
Халык өчен хәбәрләр
Татарстан яшьләренә торак
Сатулар турында мәгълүмат
Тематик бүлекләр
Инициатив бюджетлаштыру
Уздырылган Ункөнлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Документлар
Балтач район Советының карарлары
Район башлыгының карарлары һәм боерыклары
Район башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары
Җайга салу йогынтысын бәяләү (ОРВ)
Электрон-мәгълүмат реестры
Норматив хокукый актларның коррупциягә каршы экспертизасы
Норматив хокукый актлар реестры
Җирлекләрнең карарлары
Норматив хокукый актларга шикаять бирү тәртибе
Шәхси мәгълүматларны саклау
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Район башкарма комитеты җитәкчесенең рәсми чыгышлары
Контактлар
Халыктан сораштырулар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Алдан язылу өчен мәгълүмат
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көнен 2024 елның 12 декабрендә гамәлдән чыгару турында
Белдерүләр
Элемтә
Балтач муниципаль районында коррупциячел һәм башка хокук бозуларны профилактикалау эше өчен җаваплы вазыйфаи затлар
Контакт мәгълүматы
Ышаныч телефоны
Сайт таянычы
Муниципаль районнар
Балтач муниципаль районы
Хәтер йомгагы сүтелгәндә, күзләр һаман дымлана
2015 елның 24 марты, сишәмбе
19нчы март көнне Норма авыл китапханә мөдире Лилия Шәйхетдинова, мәдәният йорты җитәкчесе Зилә Шәрипова җитәкчелегендә Норма урта мәктәбенең 10нчы сыйныйф укучылары белән Кариле авылында бүгенге көндә исән-сау булган 92 яшен тутырган, бердәнбер сугыш ветераны Шәрип Сабир улы Таҗиев һәм 1941нче ел баласы Зелирә Гани кызы Ахкямова белән “Хәтер йомгагы сүтелгәндә, күзләр һаман дымлана” дип исемләнгән очрашу оештырылды.
Сугыш ветераны
Шәрип аганың
сугыш кырларындагы батырлыгы, 3 тапкыр яраланып госпитальгә эләгүе,
Зелирә апаның
сугыш беткәч, көндә әтисен ничек сагынып көтүе турында сөйләүләре безнең күңелләрне тетрәндерде. Чөнки Зелирә апа:
“Мин әтиемне сугыштан кайткан һәр солдатны күргән саен, бу минем әтиемдер”
, – дип каршына йөгерә идем. Гомерем буе әтиемне көттем, бары 70 яшем тулган көннәрдә генә, әтиемне төшемдә күргәннән соң гына мин тынычлана алдым”, – дип күз яшьләре белән сөйләгәндә, ирексездән, һәммәбезнең дә күзләре дымланды.
И ашыга әткәй... кабалана,
Йөгерә-йөгерә килә каршыма.
Ул ашыга, әмма аннан да ныграк
Каударланам, үзем ашыгам...
Очрашу ахырында
Зелирә апа
үзенең бар тетрәнүен читкә куеп, җыр белән йомгаклап куйды.
20нче март көнне без, сәяхәтебезне Норма авылының
тыл ветераннары
белән дәвам иттек. Сугыш башланганда 9-11 яшьтә булган балалар, бөтен авырлыкларны балалык җилкәсендә күтәреп, зур түземсезлек белән дошманнарны җиңеп, тизрәк кайтсыннар иде безнең әти-абыйларыбыз, дип көткән алар. Бүгенге көн тыл ветераннарыннан
Зөлхәбирә апа Шәрәфетдинова
,
Фәрит ага Кәлимуллиннар
белән очрашуны дәвам иттек.
Зөлхәбирә апа
безне зур дулкынлану белән каршы алды.
– Әй, балакайларым! Ни дип сөйлим, нәрсәдән башлыйм икән сүземне? Сөйли башласам, күңелем тула.
Тыл ветеранының күзләрендә яшь. Ул дымлы күзләрен бер ноктага төбәп, сыкрана-сыкрана сөйли дә сөйли. Зөлхәбирә апаның шулхәтле өзгәләнеп сөйләгән хатирәләре безнең күңелләрдә дә сакланып калды. Күпме авырлыклар күргән, балалар хәсрәте, оныгын югалту ачысын кичергән олы йөрәкле Ананың сабырлыгына сокланырлык! Әле без ул сөйләгәннәрдән айнып та җитмәгән бер мәлдә, Зөлхәбирә апа үзенең яратып җырлый торган
“Яшь наратлар” җырын
башкарып таң калдырса, инде шулхәтле самими бер матур көйгә салып, берничә доганы укып, безне янә өнсез калдырды. Зөлхәбирә апага зур соклану белән олы рәхмәтләр аша юлыбызны дәвам итеп,
Фәрит ага Калимуллиннар
йортына юл алдык.
Хәтерләүләр... миңа хәтәр сагыш.
Хәтәр аның хәтта бер көне,
Шул бер көннең мин учагын күрәм,
Кояшларны каплый төтене.
Фәрит абый
дәһшәтле сугыш елларын сөйләүне күз яшьләреннән башлады: – Без сугыш ачысын үз җилкәбездә татыган буын. Сугыш башлангач, авылда эшкә яраклы ир затлары калмады диярлек. Бар эш безнең кебек малайлар җилкәсенә калды. Әле алай гынамы соң? Фронттан өчпочмаклы хатлар килә. Без шуларны өйләргә кертеп, укып бирергә тиеш. Ул хатларның ниндие генә юк. Әйбәт хәбәрлесе, начары, кара тамгалысы... Башта хатларны үзебез укыйбыз, аннан соң гына гаиләсенә барып хатны укыйбыз, андагы авыр юлларын, җайлап кына, шомартып әйтергә тырышабыз. Ул вакытта күргәннәр, китап язарлык инде, балалар...
Әнә шундый кайнар күз яшьләре аша ветераннар тагын бер кат хәтер йомгагын сүттеләр. Бу очрашулар бездә, укучылар күңелендә тирән эз калдырды, җаннарны айкап, тарихыбызның үткәнен кабат барларга зур этәргеч бирде.
Һәр ветеран белән очрашу ахырында, укучылар аларга үз куллары белән эшләгән кечкенә генә бүләкләрен тапшырды. Әздән хәтер кала, әздән күңел була ди халык. Бу очрашу һәр ветеран күңелендә тирән эз калдырып ,алар белән очрашу мизгелләрен, сугыш хатирәләрен сөйләүләрен авылдашыбыз
Ранил Шәрифҗанов
ведеога яздырып барды һәм 70 еллыкка кыска метражлы документаль фильм эшләнде.
Безнең белән очрашып, хатирәләрен кабат барлаган ветераннарыбызга, укучыларга, оператор егеткә олы рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
май, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 11.05.2026
Ашыгыч кисәтү 11.05.2026
9
май, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 10.05.2026
Ашыгыч кисәтү 10.05.2026
Балтач муниципаль район башлыгының Җиңү көне белән котлавы
Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары! Яу кырында дошманга каршы сугышкан, тылда көнне-төнгә ялгап эшләгән, үсмер килеш тормыш арбасына җигелергә мәҗбүр булган өлкән буын вәкилләре, тыл хезмәтчәннәре! Хөрмәтле райондашлар!
8
май, 2026 ел
Җиңүнең 81 еллыгы алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарын котлау
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз