16 - 20 март көннәрендә үзәк китапханәдә авыл китапханәчеләре өчен практик ярдәм атналыгы уздырылды. Атналык 16 март көнне яңа эшкә алынган китапханәчеләр өчен практикум белән башланып китте. Практикум кысаларында китапханәчеләр үзәк китапханәнең барлык бүлекләре, эш документлары алып бару тәртибе белән таныштылар, эш барышында туган күпләгән сорауларын бирделәр.
Калган көннәрдә һәр китапханәче белән эш документлары, үткәрелгән чаралар, сценарийлар хакында аерым сөйләшү булды. Китапханәчеләр,аерым группаларга бүленеп, үткәрелгән чаралар хакында мәгълүматны районның рәсми сайтына кую тәртибен өйрәнделәр.