24 нче март көнне Шөңшеңәр авыл китапханәсендә Әдәбият елы кысаларында өлкән сыйныф укучылары белән “Без акыллы, без зирәк, белем безгә бик кирәк!” дип исемләнгән интеллектуаль викторина булып узды. Укучылар үзләренең төрле өлкәдә, ул булмасын матур әдәбият, ул булмасын гуманитар фәннәр, ул булмасын сәнгать өлкәсендә алган белемнәрен кулланып, көч сынаштылар. Ә башлангыч сыйныф укучылары бу ярышны бик кызыксынып күзәттеләр.Һәм, әлбәттә, дуслык җиңеп чыкты. Шулай ук укучылар язгы каникул чорында уку өчен әдәби китаплар да яздырып алдылар.