2нче апрельдә Смәел авыл китапханәсе тарафыннан Смәел гомум белем бирү мәктәбендә 1-4 сыйныф укучылары белән “Кошларым,кошкайларым” темасына экологик әңгәмә үткәрелде.Әңгәмәнең төп максаты булып укучыларны тирә-ягыбызда яшәүче кошларны сакларга өйрәтү торды.Укучылар табигатькә сакчыл караш турында хикәяләр тыңладылар, теманы ачучы презентация карадылар.
8 нче апрельдә Смәел авыл китапханәсе “Сандугач”балалар бакчасында кунакта булды.Анда мәктәпкәчә яшьтәге балаларга “Мин-әхлаклы бала”темасына әңгәмә үткәрелде.Балалар китапханәгә кайткан яңа китаплар белән таныштылар.
3 апрель көнне Борнак авыл китапханәсендә “Кошлар-безнең
дусларыбыз” исемле могҗизалар кыры уены 1-4 сыйныф
укучылары белән үткәрелде.Укучылар кошлар турында
бик күп мәгълүмат белделәр. “Могҗизалар кыры” уенын яратып уйнадылар.
30 март көнне Борнак авыл китапханәсендә 10 класс укучылары белән “Туган як,туган авыл” исемле әңгәмә үткәрелде.
Социаль һәм медицина хезмәткәрләре белән “Наз”да ай саен җыелыш булып уза. Әлеге чараны Бөек Ватан сугышы ветераннарына аерым игътибар, хезмәт аспектларының нигезенә тукталып “Наз” директоры Гөлнара Әхмәдиева башлап җибәрде. Җыелышны директор ярдәмчесе Фәния Йосыпова “Куркынычсызлык сигналлары, аның эш тәртибе һәм тиешенчә халыкка җиткерү” буенча лекция сөйләп дәвам итте.
2 апрель көнне Салавыч авыл китапханәсендә
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистларының “Бәллүр каләм” бүләге иясе, Татарстан берлеге әгзасы, “Күгәрчен оя коганда”, “Томанлы төн”, “Ефәк кулъяулык” һ .б. китаплар авторы Гөлсинә Наил кызы Галимуллина белән очрашу узды. Кичәдә Гөлсинә ханымның укытучысы, Мәдинә Касимовнаның катнашуы олы мәртәбә булды.
Язучы: “Китапларымны киң катлау укучыларга таныткан, иҗатымны үстерүдә күрсәткән олы ярдәмегез өчен рәхмәт әйтәм” – дип, авыл китапханәчеләренә үзенең Рәхмәт хатларын, актив китап укучыларына истәлекле бүләкләрен тапшырды.
Очрашу – кичәдә катнашучылар, Гөлсинә ханымга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, матур теләкләрен җиткерделәр. Җәмилә апа Сибгатуллинаның язучыбызга багышлап иҗат иткән шигыре һәм бүләк иткән җыры кичәгә тагын бер ямь өстәде.