2 апрель көнне Салавыч авыл китапханәсендә
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистларының “Бәллүр каләм” бүләге иясе, Татарстан берлеге әгзасы, “Күгәрчен оя коганда”, “Томанлы төн”, “Ефәк кулъяулык” һ .б. китаплар авторы Гөлсинә Наил кызы Галимуллина белән очрашу узды. Кичәдә Гөлсинә ханымның укытучысы, Мәдинә Касимовнаның катнашуы олы мәртәбә булды.
Язучы: “Китапларымны киң катлау укучыларга таныткан, иҗатымны үстерүдә күрсәткән олы ярдәмегез өчен рәхмәт әйтәм” – дип, авыл китапханәчеләренә үзенең Рәхмәт хатларын, актив китап укучыларына истәлекле бүләкләрен тапшырды.
Очрашу – кичәдә катнашучылар, Гөлсинә ханымга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, матур теләкләрен җиткерделәр. Җәмилә апа Сибгатуллинаның язучыбызга багышлап иҗат иткән шигыре һәм бүләк иткән җыры кичәгә тагын бер ямь өстәде.