"Балалар китабы - сихри бер дөнья"

2015 елның 8 апреле, чәршәмбе
31 нче марттан 7 нче апрельгә кадәр Шөңшеңәр авыл китапханәсендә балалар китабы атналыгы булып узды. Атналык "Балалар китабы - сихри бер дөнья" дип исемләнгә китап күргәзмәсенә күзәтү белән ачылып китте. Бу көнне А. Алишның "Кем көчле" дигән әкиятен кычкырып уку булып узды. 1 нче апрель - кошлар көне уңаеннан балалар "Кошлар - безнең дусларыбыз" дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар һәм кошлар турында мавыктыргыч презентация карадылар. Ә 2 нче апрель - балалар китабы көнне Г.Х.Андерсен әкиятләренә нигезләнгән викторинада катнаштылар. 3 нче апрель көнне "китаплар шифаханәсе"ндә "авыру" китапларны дәвалау белән шөгыльләндек. Атналыкны шушы дәвердә китапханәдә җыйган белемнәрне кулланып "Газиз туган телем" дигән викторина белән тәмамладык.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International