ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2015 ел
җомга
Куныр авыл китапханәсендә Шәрәфетдинова Гөлшатның чиккән сөлге һәм  кулъяулыкларыннан "Чигүләрдә күңел бизәкләре" дигән күргәзмә оештырылды

16
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Бүген сәг.09.30 да Балтач район Советының Президиум утырышы узды. Анда икенче чакырылыш район Советының чираттагы утырышының үткәрү көнен һәм утырышта каралачак мәсьәләләр билгеләнде.

14 апрель көнне “Наз” узәге базасында “Наследник” исемле патриотик клубы җыелышы узды. Балтач урта мәктәбендә укучы 8 класс балалары белән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Без – җиңүчеләр нәселе” интерактив уен уткәрелде.

15
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан 1 сыйныф укучылары белән" А.Алиш безнең якын дустыбыз" дигән әңгәмә уздырылды һәм әкиятләре укылды
1 апрель кошлар көне уңаеннан 31 март көнне Чутай авылы китапханәсендә 1-6 сыйныф укучылары белән "Канатлы дусларыбыз" дип исемләнгән кичә уздырылды.

14
апрель, 2015 ел
сишәмбе
2015 нче елның февраль аенда  Татарстан Республикасы мәгариф  һәм фән министрлыгы,  «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы»н гамәлгә ашыру, иҗади эшләүче туган тел укытучыларын барлау һәм аларның эшчәнлеген активлаштыру, хезмәтләрен бәяләү максатыннан,  ана теле һәм әдәбияты укытучыларының «Туган тел» мастер-класс бәйгесен игълан итте.
13 апрель көнне Балтач үзәк китапханәсендә шагыйрь Роберт Әхмәтҗановның  80 еллыгы уңаеннан  "Гомер китабының битләре" дип исемләнгән китап күргәзмәсе янында  әңгәмә булып узды. Укучылар аның тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар.

13
апрель, 2015 ел
дүшәмбе
10 апрель көнне Балтач гимназиясы укучылары “Кулдан кулга” исемле акция уздырдылар. Акция кысаларында Чепья авылында урнашкан социаль-тернәкләндерү бүлекчәсенә күп керә газета, журналлар җыеп тапшырдылар. Өлкәннәр балаларга рәхмәт әйттеләр һәм бу акцияне дәвамлы булыр дигән өмет белән калдылар.

11
апрель, 2015 ел
шимбә

2015 нче елның 9 нчы апрелендә Казан шәhәрендә экология hәм табигый ресурслар министерствосында “Экологик проблемаларны чишү” темасы буенча түгәрәк өстәл оештырылды. Анда ,Чепьядагы “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә “Табигатькә күперләр” исеме астында эшләнгән проект күрсәтелде.(Авторы А.В.Кузнецова).



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International