Балтач район Советының Президиум утырышы

2015 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген сәг.09.30 да Балтач район Советының Президиум утырышы узды. Анда икенче чакырылыш район Советының чираттагы утырышының үткәрү көнен һәм утырышта каралачак мәсьәләләр билгеләнде.

Икенче чакырылыш Балтач  район Советының чираттагы 35-нче утырышы  2015 нче елның 17-нче апрелендә иртәнге сәгать 10.00да Балтач шәһәр тибындагы поселогында чакырыла.

Район Советы  утырышының көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр тәкъдим ителде:

1. Балтач муниципаль районының 2014-нче елгы бюджет үтәлешен раслау турында.  

2. Балтач муниципаль районы контроль-хисап палатасының 2014-нче елда эшчәнлеге турында отчеты.  

3.  Балтач муниципаль районы  җирлекләренең 2014-нче елдагы эшчәнлекләренә  бәя бирү нәтиҗәләре турында.

4. Татарстан Республикасында, шул исәптән Балтач муниципаль районында кеше хокукларын һәм ирекләрен яклау турында.

5. Балтач муниципаль районының Яшьләр  парламентын оештыру турында.

Утырышка чакырылалар:   район Советы депутатлары, район башкарма комитеты җитәкчесе, аның урынбасарлары һәм бүлек җитәкчеләре, район Советының җаваплы хезмәткәрләре,    авыл хуҗалыгы,   предприятие,   оешма,   учреждение  җитәкчеләре, шәхси    эшмәкәрләр, мәктәп директорлары.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International