Социаль һәм медицина хезмәткәрләре белән “Наз”да ай саен җыелыш булып узды.

2015 елның 7 апреле, сишәмбе

Социаль һәм медицина хезмәткәрләре белән “Наз”да ай саен җыелыш булып уза. Әлеге чараны Бөек Ватан сугышы ветераннарына аерым игътибар, хезмәт аспектларының нигезенә тукталып “Наз” директоры Гөлнара Әхмәдиева башлап җибәрде. Җыелышны директор ярдәмчесе Фәния Йосыпова “Куркынычсызлык сигналлары, аның эш тәртибе һәм тиешенчә халыкка җиткерү” буенча лекция сөйләп дәвам итте.

Өйгә барып ярдәм күрсәтү шәфкатъ туташы Ираида Абрамова “Туберкулездан саклану” темасы буенча чыгыш ясады.

Чара ахырында хезмәткәрләр март аенда туган хезмәттәшләрен туган көннәре белән котлап  уздылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International