Әле уракка яңа төштеләр, инде көзге чәчү өчен җир хәзерләү башланды. Бу эштә 460 гектар җир әзерләгән «Кызыл юл» алда.
«Игенче», «Сорнай», «Маяк», «Алга», «Смәел», «Бөрбаш», «Борнак», Тимирязев исемендәге, «Татарстан» хуҗалыкларында 100ешәр гектарда басуны көзге чәчү өчен эшкәрткәннәр.
Казаныбызда су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты ярышлары гөрли. 30 июль көнне Балтач районында яшәүче инвалид-колясочниклар Казанга бардылар. Әлеге ярышларның берсенә – мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә чакыру билетлары насыйп булып, йөзү ярышын карап кайттылар.
Әлеге искиткеч матур ярышларга алып барган өчен республика хакимиятенә зур рәхмәтләрен җиткерделәр.
2015 елның 24 июлендә “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә эшләүче белгечләр тернәкләнү узучы инвалидлар hәм пенсионерлар өчен африканча яңа ел бәйрәме уздырдылар. Ни өчен африканча яңа ел соң? Урамда җәй хәкимлек итә бит, шулай да бу бәйрәм электән үк Африка материгында уздырылган, шуңа күрә аны шулай дип атыйлар.
2015 елның 21 июлендә “Наз” тернәкләнү бүлекчәсендәге пенсионерлар hәм инвалидлар Чепьяда урнашкан яңгыннан саклау бүлекчәсенә экскурсиягә бардылар. Экскурсияне бу бүлекнең командиры Нияз Абдуллин уздырды. Ул әлеге оешманың эш тәртибе белән таныштырды. Яңгын вакытында үз-үзеңне ничек тоту, саклану, тиз генә кайда, кемгә хәбәр итү турында өлкәннәребезнең исенә төшерде.
21нче июльдә «Ак Барс Питрәч» җәмгыяте базасында сыер савучы операторларның республика конкурсы була. Биредә безнең Балтач данын районның «Кызыл юл» хуҗалыгы сыер савучысы Гөлүсә Галимуллина яклаячак.
Аның терлекчелектә 18 еллык эш стажы бар. Тормыш иптәше Илсур – механизатор. Ике балалары үсеп килә.
16 июль көнне Балтач үзәк китапханәсендә язучылар Сания Әхмәтҗанова, Рифат Җамал, Хәнәфи Бәдигый, Гарифҗан Мөхәммәтшин, Татарстан милли китапханәсенең китап туплау бүлеге җитәкчесе Луиза Сафина белән очрашу кичәсе узды. Кичәдә мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр, китап укучылар, җирлектәге язучылар катнашты.
26 июля 2015 года в ООО «Бурбаш» Балтасинского района Республики Татарстан проводится республиканский мусульманский детский праздник «Сабантуй» . На этом празднике будут организованы конно-спортивные соревнования для девушек и юношей до 18 – летнего возраста. Для участия на этих соревнованиях, наездники обязательно должны иметь письменное согласие родителей и мед.справку.
Исп. Нуриев Р.М. 89179054131
Районда 100 гектардан артык мәйданда күпьеллык үләннәрнең икенче каты чабылды.
Бу эшне “Кама”, “Активист”, “Яңа тормыш”, “Сосна” хуҗалыклары башлады.