тернәкләнү узучы инвалидлар hәм пенсионерлар өчен африканча яңа ел бәйрәме уздырдылар. Ни өчен африканча яңа ел соң? Урамда җәй хәкимлек итә бит, шулай да бу бәйрәм электән үк Африка материгында уздырылган, шуңа күрә аны шулай дип атыйлар.
Бәйрәмне негрларча киенгән Кыш бабай hәм Кар кызы башлап җибәрә. Алар барлык катнашучыларны әлеге шатлыклы бәйрәм белән котлыйлар. Шулай ук бу чара төрледән төрле африканча уеннар белән дәвам итә: африканча качышлы уены,кар бөртекләрен кисү, африканча биеп күрсәтү hәм башка уеннар.
Әлеге бәйрәм бик күңелле узды.Тернәкләнүчеләр өчен уеннар уйнау гына түгел, биеп-җырлап алырга да мөмкинлек булды. Бүлекчә психологы Елена Сидорова уздырган чара тернәкләнүчеләрнең куңелләрен үстерү, күтәрү, психологик сәламәтлекләрен ныгыту өчен зур мөмкинлек бирә.