Гөлүсә Галимуллина сыер савучы операторларның республика конкурсында Балтач данын яклаячак

2015 елның 21 июле, сишәмбе

21нче июльдә «Ак Барс  Питрәч» җәмгыяте базасында сыер  савучы операторларның республика  конкурсы була. Биредә безнең  Балтач данын районның «Кызыл  юл» хуҗалыгы сыер савучысы  Гөлүсә Галимуллина яклаячак. 

Аның терлекчелектә 18 еллык эш стажы бар. Тормыш иптәше Илсур – механизатор. Ике балалары үсеп килә. 

Гөлүсә узган ел сыер савучыларның район конкурсында беренче урынны яулаган иде. Шуңа күрә район данын яклауны аңа ышанып тапшырдылар. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Разил Низамиев җитәкчелегендә иртәгә иртүк юлга чыгачак Гөлүсә Галимуллинага хәерле сәфәр һәм конкурста барлык киртәләрне дә уңышлы үтүен телибез.


Хәлил НӘКЫЙПОВ

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International