Басуларның 16 – 20 сантиметр өслеге йомшак, аннан үсемлекләрнең тамырын үткәрми, астагы дымны җибәрми торган каты катлам ята. Шуңа күрә хәзер безнең шартларда, бигрәк тә соңгы елларда кабатланып торган корылык шартларында тирәнәйтеп эшкәртү бик мөһим.
Районның «Сосна» хуҗалыгы басуында үткәрелгән республикакүләм семинарда башлап шушы агротехник чарага басым ясап күрсәтелде. Җир эшкәртүдәге башка төрле яңа агротехник алымнар, уңайлы һәм көчле егәрлекле яңа авыл хуҗалыгы машиналары эш барышында тәкдим ителде. Тракторлар һәм агрегатлар район һәм семинарга чакырылган районнар хуҗалыкларыннан китерелгән иде.
Семинарны Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре алып барды. Муниципаль башлыгы район Рамил Нотфуллин, районыбыз хуҗалыклары җитәкчеләре, баш агрономнары, инженерлары катнашты. Район башлыгы Рамил Нотфуллинның бу семинарга карата фикерен җирле «Кайтаваз» радиосына биргән әңгәмәсеннән белә аласыз.
Районыбыз кырларында арыш культурасын җыеп алу бара. Кайбер хуҗалыкларда һәр гектардан 40 центнерга кадәр чыга ул.
Турыдан-туры суга алмаганда, егып та алмыйча булмый. «Дуслык» җәмгыятендә арыш кукрәп үскән, бөртеге дә, сабагы да мулдан. Шунлыктан бу очракта «Макдон» белән екмыйча алып булмый, диләр агрономнары.
Акчаӊ күп булса, авыл хуҗалыгы белән шөгеллән, диләр. Бу сүзләрдә дөреслек булса да, авыл хуҗалыгыныӊ терлекчелек тармагы, уйлап эш иткәндә, бүген файдага эшли торган юнәлеш.
Әмма өстәмә табыш алыйм дисәӊ, акча чыгармыйча булмый. Бу очракта терлек торакларыныӊ уӊай, җылы булуы, терлекчеләрнеӊ эш шартларын яхшырту беренчел бурыч. Моны «Дуслык»та яхшы аӊлыйлар, яӊа абзарлар төзү белән беррәттән искеләрен яӊарту белән дә шөгыльләнергә вакыт табалар.
Игеннәрдән, башка культуралардан бушаган басуларны вакытында эшкәртеп, көздән иртә чәчсәӊ генә уӊыш мул булачак.
Моны «Сосна» хуҗалыгында яхшы аӊлыйлар. Басу-кырларда яз көннәрендә үзләрен бары яхшы яктан күрсәткән К-700 тракторларын җир әзерләгәндә монда оста файдаланалар.
4 нче август көнне Балтач бистәсенең Раиф мәчете каршында оешкан лагерьның кызлар төркемендә тәрбияләнүчеләр Балтач үзәк балалар китапханәсенә кунакта булдылар. “Балачак-әкияткә тиң чак” дип исемләнгән әдәби кичә балаларны дөнья халыклары әкиятләре, әдәби геройлар, әкият жанры язучы авторлар белән таныштыру максатыннан узды. Китап укучыларыбыз китапханә яңалыклары белән танышканнан соң, Убырлы карчык капчыгында яшерелгән әкият геройларын коткарып, әкиятләренә кайтырга булыштылар. Кичәнең икенче өлешендә хокуклары бозылган әкият геройлары мисалында үз хокуклары турындагы белемнәрен тирәнәйттеләр.