ЯҢАЛЫКЛАР


21
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Агымдагы елның 13 сентябрь көнне Бөрбаш авыл җирлеге берәмлегенең вәкиллекле органына депутатлар сайлаулары булып узды. Шул исәптән Бөрбаш авыл җирлеге Советы барлыгы 10 депутаттан формалашты. Утырышта 9 депутат катнашты. 17 сентябрь көнне Бөрбаш авыл җирлегендә депутатлар утырышы булып узды.

Утырышта Контроль-хисап палатасы һәм Территориаль сайлау комиссия рәисе Кәримов Равил Вагыйз улы катнашты. Шулай ук утырышка Бөрбаш авыл җирлегенең җаваплы хезмәткәрләре, учреждение җитәкчеләре, ветераннар һәм хатын-кызлар советы рәисләре чакырылды.


17
сентябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

 “Экстремистлыкка - Юк!” айлыгы кысаларында социаль- терәкләндерү бүлекчәсендә “Туган йортым –Татарстан: җиребез дә, тарихыбыз да уртак” темасына китап күргәзмәсе оештырылды. Бу күргәзмәдә Татарстан тарихын чагылдырган китаплар, журналлар, туган җир турында шигырь китаплары урын алды.

Терроризм һәм экстремизмга каршы көрәш ае уңаеннан Ор авыл клубында башлангыч сыйныф балалары белән “Тынычлыкның туган көне” дип исемләнгән уен-викторина үткәрелде.

15
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе
Көзге рәхимлелек атналыгы кысаларында Дорга авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре, дүрт ул һәм кызлары Лилияне тәрбияләп үстерүче Константиновлар гаиләсенә социаль ярдәм курсәттеләр.

14
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе
"Көзге мәрхәмәтлелек атнасы - изге эшләр эстафетасы" кысаларында, Балтач мәдәнят үзәге,  Гарипова Г. Г. җитәкчелегендәге барабанчылар отряды, Марьям Сафина белән очрашу оештырдылар. Аны истәлек буләк - йомшак уенчык белән сөендерделәр. 
Сары яфраклары белән бар дөньяны сары төскә манып көз килгәндә хәйрия атналыгы уңаеннан Норма мәдәният йорты директоры Шарипова Зилә һәм китапханә мөдире Шайхетдинова Лилия Норма авылының мөмкинлекләре чикле булган сәхнә ветераны һәм китапханәнен иң актив укучысы Мәгефүрә Миннемуллинада кунакта.
"Мәрхәмәтлелек атнасы " акциясе кысаларында 12 сентябрь көнне Ор клубы эшчеләре һәйкәл янында корыган агачлар урынына яңаларын утырттылар һәм һәйкәл территориясен чүп үләннәрдән чистарттылар.
Көзге рәхимлелек атналыгының рәхимлелек визиты көне уңаеннан Түнтәр мәдәният йорты хезмәткәрләре узе генэ яшәүче сугыш ветераны кызы - балачактан инвалид Разия Шәяхметовада кунакта булдылар.
12 сентябрь көнне Әтнә авылы клубында эшләп килүче бию коллективы Мәрхәмәтлелек акция кысасында олы яшьтәге тыл ветераны Закирова Оркыя апаның өенә барып концерт номерлары күрсәтеп чәчәк бәйләмен тапшырдык. Аңа изге теләкләребезне җиткердек. Оркыя апа 1926 елны Әтнә авылында туган. 1941 елны дурт абыйсы сугышка китеп дүртесе дә һәлак булалар. Сугыш елларында Оркыя апа кечкенәдән ат белән җир сөргән, тубал белән басуга ашлык чәчкән,урман кисүдә эшләгән.Сугыштан соң тракторда, комбайнда эшләгән. Хәзерге көндә Оркыя апа урын өстендә генә ята.
Ирекле акция кысаларында уза торган чараларның берсе- “Мәрхәмәтлелеккә юл” Куныр мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм балалар физик мөмкинлекләре чикләнгән Гафиуллинар гаиләсендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International