Быел районда 4899 гектарда кукуруз силос өчен үстерелде. Аны бары бер «Кама» хуҗалыгында гына чәчмәделәр.
Терлекләргә башка төрле азык ашатып та алардан мул продукция алалар икән, кукуруз үстерү мәҗбүри түгел билгеле. Калган 19 хуҗалыкның 11ендә кукуруз силослый башладылар. Монда Тимирязев исемендәге хуҗалык механизаторлары үрнәк күрсәтә. 361 гектарлы басуның 135 гектарында кукурузны җыеп алып, 6000 тонна силос салганнар инде.
«Татарстан», «Игенче», «Якты юл», «Кызыл юл» хуҗалыкларында да салынган силос 3000 тонна чамасы тәшкил итә. «Яңа тормыш», «Активист», «Сорнай», «Труд» хуҗалыклары механизаторлары да көннәр матур торганда пычракка әвәләмичә, чиста хәлдә салып калырга ашыгалар.
Ә калган 8 хуҗалыкта ашыгырга уйламыйлар әле. Ниндидер могҗиза көтмичә, кукурузны вакытында силосларга кирәк, ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре.
25нче августтан 23нче сентябрьга кадәр Балтач районы мәктәп китапханәләре арасында “Иң яшхы мәктәп китапханәсе – 2015” бәйгесе булып узды. Әлеге республикакүләм бәйгенең район этабында Балтач урта мәктәбе китапханәсе иң яхшылардан дип табылды һәм 1нче урынга чыкты.
2нче урынга – Балтач гимназиясе (китапханәче – Ибрагимова Асия) һәм Салавыч күппрофильле лицее (китапханәче - Хөрмәтуллина Рамилә), 3нче урынга Борбаш (китапханәче – Хайруллина Венера) һәм Карадуган урта мәктәпләре (китапханәче –Галимҗанова Әминә) лаек булды.
Конкурсның республика этабының беренче туры 5нче октябрьга кадәр дәвам итәчәк. Балтач урта мәктәбенең китапханәчесе Төхвәтуллина Фәнзия Зиннур кызына әлеге сынауда зур уңышлар телибез.
Балтач шәһәр җирлеге Советының 1 нче утырылышы
Көн тәртибе:
1. Балтач шәһәр жирлеге башлыгы сайлау
2. Балтач район советына вәкил сайлау
3.Балтач шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары сайлау
4.Балтач шәһәр җирлеге башкарама комитеты житәкчесенә конкурс игълан итү.
Агымдагы елның 13 сентябрь көнне Бөрбаш авыл җирлеге берәмлегенең вәкиллекле органына депутатлар сайлаулары булып узды. Шул исәптән Бөрбаш авыл җирлеге Советы барлыгы 10 депутаттан формалашты. Утырышта 9 депутат катнашты. 17 сентябрь көнне Бөрбаш авыл җирлегендә депутатлар утырышы булып узды.
Утырышта Контроль-хисап палатасы һәм Территориаль сайлау комиссия рәисе Кәримов Равил Вагыйз улы катнашты. Шулай ук утырышка Бөрбаш авыл җирлегенең җаваплы хезмәткәрләре, учреждение җитәкчеләре, ветераннар һәм хатын-кызлар советы рәисләре чакырылды.