Балтач районы - кукурузны силоска салырга вакыт!

2015 елның 29 сентябре, сишәмбе

Быел районда 4899 гектарда кукуруз силос өчен үстерелде. Аны бары бер «Кама» хуҗалыгында гына чәчмәделәр.

Терлекләргә башка төрле азык ашатып та алардан мул продукция алалар икән, кукуруз үстерү мәҗбүри түгел билгеле. Калган 19 хуҗалыкның 11ендә кукуруз силослый башладылар. Монда Тимирязев исемендәге хуҗалык механизаторлары үрнәк күрсәтә. 361 гектарлы басуның 135 гектарында кукурузны җыеп алып, 6000 тонна силос салганнар инде.

 «Татарстан», «Игенче», «Якты юл», «Кызыл юл» хуҗалыкларында да салынган силос 3000 тонна чамасы тәшкил итә. «Яңа тормыш», «Активист», «Сорнай», «Труд» хуҗалыклары механизаторлары да көннәр матур торганда пычракка әвәләмичә, чиста хәлдә салып калырга ашыгалар.

 Ә калган 8 хуҗалыкта ашыгырга уйламыйлар әле. Ниндидер могҗиза көтмичә, кукурузны вакытында силосларга кирәк, ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International