Язның иң матур бер көнендә, агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта яраткан шагыйребез Габдулла Тукай дөньяга килгән. Тукай – татар халкының бу җирдә барлыгын, бөеклеген, үлемсезлеген раслар өчен дөньяга килгән бөек шагыйрь.
Ул дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән, бары 8 ел гына иҗат иткән. Шулай булса да, ул гаять зур, бәя биреп бетерә алмаслык рухи байлык калдырган. Габдулла Тукайның тормыш юлы шулхәтле кызыклы, мавыктыргыч, аның турында укыган саен укыйсы, белгән саен күбрәк беләсе килә. Аның тормышы һәм иҗаты – бала тәрбиясендә иң якты, иң изге сәхифәләрнең берсе.
Һәр елны Карадуган балалар бакчасында сөекле шагыйребез иҗатын зурлап искә алабыз. Ә бу ел бигрәк тә истәлекле ел, чөнки аның тууына 140 ел тулды. Бу истәлекле датаны ничек күңелле, нәтиҗәле һәм файдалы итеп үткәрү турында тәрбиячеләр белән киңәшләшкәннән соң, апрель аен зурлап Тукай айлыгы итеп үткәрергә дип сөйләштек. Ел дәвамында балалар белән Тукай әкиятләрен, шигырьләрен укып фикер алыштык. Чөнки аның һәрбер әсәре балаларны әдәпле, тәрбияле, юмарт, тәүфикълы, эш сөючән булырга өнди, туган илебезгә, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләргә ярдәм итә. Ә әкиятләре нигезендә балаларда шәфкатьлелек, миһербанлылык, дуслык, гаделлек хисләре, өлкәннәргә карата игътибарлы булу сыйфатлары тәрбияләнә. Балалар Тукай әсәрләренә рәсемнәр иҗат иттеләр, кисеп ябыштырып ясадылар, әкият геройларын пластилиннан әвәләделәр. Шулай ук Тукай шигырьләренә язылган җырларны да бик теләп өйрәнделәр. Балаларның өйрәнгән шигырьләре, җырлары, тәрбиячеләр башкаруында Тукайның тормышы һәм иҗаты турында истәлекләр ай дәвамында бакчабызда эәлшп килүче “Балачак FM” радиосында яңгырады.
Ә айлыгыбызның соңгы атнасында өч әдәби кичә уздырдык. Беренче көнне барлык төркем балалары тәрбиячеләребез башкаруында “Тылсымлы урманда бәйге” исемле тамаша карадылар, шулай ук бәйгегә кушылып китеп өйрәнгән шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләп, дипломнар белән бүләкләнделәр. Икенче көнне безгә кунакка Балтач үзәк китапханәсе хезмәткәрләре килде. Алар Тукай әсәрләре геройлары булып балаларга күңелле спектакль күрсәттеләр. Ә инде өченче көнне балалар үзләре артистларга әйләнделәр, зурлар төркеме балалары “Тукай әсәрләренә сәяхәт” исемле тамаша күрсәттеләр. Бәйрәмдә шагыйрьнең иҗатына багышланган табышмаклар әйтелде, уеннар оештырылды.
Габдулла Тукайның иҗаты балалар хыялларына юл ачучы якты юл, балаларны тәрбияләүдә өлге булып тора, чөнки аның шигырьләре бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмый. Ә ул иҗат иткән “Туган тел” җыры инде күптән татар халкының гимнына әйләнде. Бакчабызда үткәрелгән һәр чара балалар күңелендә озак сакланыр, аларны чын кешеләр итеп тәрбияләргә ярдәм итәр дип ышанасы
Нигъмәтуллина Раушания
Карадуган балалар бакчасының тәрбиячесе