Бөрбаш авыл җирлеге берәмлегенең вәкиллекле органына депутатлар сайлаулары булып узды

2015 елның 21 сентябре, дүшәмбе

Агымдагы елның 13 сентябрь көнне Бөрбаш авыл җирлеге берәмлегенең вәкиллекле органына депутатлар сайлаулары булып узды. Шул исәптән Бөрбаш авыл җирлеге Советы барлыгы 10 депутаттан формалашты. Утырышта 9 депутат катнашты. 17 сентябрь көнне Бөрбаш авыл җирлегендә депутатлар утырышы булып узды.

Утырышта Контроль-хисап палатасы һәм Территориаль сайлау комиссия рәисе Кәримов Равил Вагыйз улы катнашты. Шулай ук утырышка Бөрбаш авыл җирлегенең җаваплы хезмәткәрләре, учреждение җитәкчеләре, ветераннар һәм хатын-кызлар советы рәисләре чакырылды.

Утырышның көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Татарстан Республикасы Президенты һәм Бөрбаш авыл җирлеге берәмлегенең вәкиллекле органына сайлаулар нәтиҗәләре турында.

2. Бөрбаш авыл җирлеге башлыгын һәм Балтач район Советына вәкил сайлау турында.

3. Бөрбаш авыл җирлеге башлыгы урынбасарын сайлау турында.

4. Бөрбаш авыл җирлеге Советының даими комиссияләре турында.

Беренче көн тәртибе буенча 1060 нче сайлау участогының комиссия рәисе Гүзәлия Галимулловна Бариева чыгыш ясады. Ул катнашучыларны Татарстан Республикасы Президенты һәм Бөрбаш авыл җирлеге берәмлегенең вәкиллекле органына сайлаулар нәтиҗәләре белән таныштырып узды.

Икенче көн тәртибе буенча «Бөрбаш авыл җирлеге башлыгын һәм Балтач район Советына вәкил сайлау турында» Контроль-хисап палатасы һәм Территориаль сайлау комиссия рәисе Кәримов Равил Вагыйз улы чыгыш ясап Бөрбаш авыл җирлеге башлыгына Хакимов Сайдаш Шамсиевичның кандидатурасын тәкъдим итте. Һәм ул 88,9% тавыш җыйды. Район Советына вәкил булып Ахмадуллина Фирдия Хәмит кызы кандидатурасы тәкъдим ителеп 66,7% тавыш җыйды.

Өченче көн тәртибендә Бөрбаш авыл җирлеге башлыгының урынбасары итеп Шарифуллина Розалия Харис кызы расланды.

Дүртенче көн тәртибендә Бөрбаш авыл җирлеге Советының даими комиссияләре расланды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International