“Экстремистлыкка - Юк!” айлыгы кысаларында социаль- терәкләндерү бүлекчәсендә “Туган йортым –Татарстан: җиребез дә, тарихыбыз да уртак” темасына китап күргәзмәсе оештырылды. Бу күргәзмәдә Татарстан тарихын чагылдырган китаплар, журналлар, туган җир турында шигырь китаплары урын алды.
Агымдагы елның 17 сентябрендә социаль хезмәткәр Фидәлия Мустафина тернәкләнү узучы өлкәннәр hәм инвалидлар белән туган җир турында әңгәмә уздырды. Бу әңгәмәдә hәрбер инвалид үзенең туган авылы тарихы истәлекләре белән уртаклашты.
Шулай ук терәкләнү узучылар “Террорга- Юк!” темасына стенгазета чыгардылар.
Мондый чаралар туган җиргә сакчыл караш, патриотлык hәм туган җир белән горурлану хисе тәрбияли.