Әтнә авылы клубында эшләп килүче бию коллективы Мәрхәмәтлелек акциясендә катнашты

2015 елның 14 сентябре, дүшәмбе
12 сентябрь көнне Әтнә авылы клубында эшләп килүче бию коллективы Мәрхәмәтлелек  акция кысасында олы яшьтәге тыл ветераны Закирова Оркыя апаның өенә барып концерт номерлары күрсәтеп чәчәк бәйләмен тапшырдык.
 Аңа изге теләкләребезне җиткердек. Оркыя апа 1926 елны Әтнә авылында туган. 
1941 елны дурт абыйсы сугышка китеп дүртесе дә һәлак булалар. Сугыш елларында Оркыя апа кечкенәдән ат белән җир сөргән, тубал белән басуга ашлык чәчкән,урман кисүдә эшләгән.
Сугыштан соң тракторда, комбайнда эшләгән. Хәзерге көндә Оркыя апа урын өстендә генә ята.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International