ЯҢАЛЫКЛАР


14
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе
"Яхшылык кылу" атналыгы кысаларында, Борбаш Cәрдегәне авылы хезмәткәрләре, инвалид улы белән гомер итүче  Сибгатуллина Гөлфирә гаиләсендә булдылар. Әлеге гаиләгә социаль ярдәм курсәтелде. 
Чапшар авыл клубы мөдире Валиева Гүзәлия һәм Кили авыл китаханәсе мөдире Маннанова Миләүшә авыл балалары белән берлектә 12-сентябрь Мәрхәмәтлелек атнасы акциясе уңаеннан "Чишмәләрне саклыйк! Алар-табигатьнең күзе!" дип исемләнгән девиз астында авылыбыз уртасында челтерәп агып ятучы чишмә янын чүп-чардан арындырып, чишмә алдына җимеш куаклары һәм күпьеллык чәчәкләр утырттылар
Мәрхәмәтлелек көне уңаеннан, 11 сентябрь көнне, без - Янгул мәдәният йорты хезмәткәрләре авылыбызның алтын куллы кешесе, 1 төркем инвалид Габделхаков Ришат абый янында кунакта булдык.
Смаиль авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре яхшылык атнасы акциясе кысаларында спорт уеннары белән бәйләнешле чаралар оештырды.

11
сентябрь, 2015 ел
җомга
11 сентябрь конендә, яхшылык атнасы кысаларында, өлкәннәргә хөрмәт йозеннән, Т. Кенә авылы мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан  ялгыз яшәүчеләргә ярдәм курсәтелде. 
7 - 14 нче сентябрь аралыгында Татарстанда яхшылык атнасы билгеләп үтелә.

 Шул форсаттан файдаланып, Т.Кенә авыл клубы каршындагы бакчага яшь чыршылар утыртылды.
"Яхшылык атнасы - яхшы эшләр" акциясе кысаларында Чипья авылы мәдәният хезмәткәрләре клуб территориясендә агачлар утырттылар. 
10 сентябрь көнне Нөнәгәр мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм соц. работник Гомәрова Рәмилә катнашында тумыштан 2 нче группа инвалид Гафиуллина Нурия апага җиләк-җимеш бакчасын җыештырырга булыштык.
7-14 сентябрь көннәрендә Республика күләмендә «Яхшылык эшлэу» атнасы игълан ителде. Борбаш авыл клубы хезмәткәрләре дә атналыкта актив катнаша. Әлеге атналык кысаларында "Юныс" чишмәсе территориясен җыештыру оештырылды.

10
сентябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
   Шеншеңәр  авылында  яшәүче Хәлимә  Гариф кызы Галиевага 10 сентябрь көнне 95 яшь тулды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International