Мәрхәмәтлелек атнасы дәвам итә

2015 елның 14 сентябре, дүшәмбе
Мәрхәмәтлелек көне уңаеннан, 11 сентябрь көнне, без - Янгул мәдәният йорты хезмәткәрләре авылыбызның алтын куллы кешесе, 1 төркем инвалид Габделхаков Ришат абый янында кунакта булдык. Һәрвакыт күтәренке куңелле, менә дигән әңгәмәдәш булган Ришат абый белән рәхәтләнеп аралаштык, узебезнен мәдәният тормышы белән таныштырдык. Соңыннан аңа узебезнең "Мирас" драма коллективы сәхнәләштергән Г.Зәйнәшеванын "Язмышлар һәм ялгышлар" драмасынын видеоязмасын буләк иттек. Ә ул безгә узе ясаган сувенир сандыгын бирде.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International