29 декабрь көнне Карадуган музеена Карадуган, Арбаш, Таузар авылларының яшь гаиләләре очрашуга җыелды.
Музей экспозицияләре белән танышканнан соң мәктәп чыршысы янында ял кичәсе үткәрдек. Яшь гаиләләрне район яшьләр бүлегеннән Айсылу Нуриева, Карадуган авыл җирлеге башлыгы Низамиев Шамил Вәкилевич, “Игенче” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы җитәкчесе Зыятдинов Булат Бакиевич, Карадуган мәктәбе директоры Зарипова Гөлсинә Фаилевна сәламләп үттеләр.
Балтач районы фермеры «Казан» агропромпаркында үз товарларын сата.
Шода авылында яшәүче Азат Дәүләтшин крестьян-фермер хуҗалыгы күпләр өчен үрнәк булып тора. Ул сарыклар үрчетү буенча ферма төзү өчен бюджеттан ярдәм алды, 2015 елда «Лизинг-грант» программасында катнашты.
Хуҗалыгында 320 баш сарык, 60 ат, 10 сыер асрый. Киләчәктә атларның баш санын 200 итәргә җыена. Азат Дәүләтшин үз техникасы белән 3 меңнән артык рулон печән җитештерә, шуларның 2 меңен сата. Бүгенге көндә крестьян-фермер хуҗалыгында 7 кеше хезмәт куя. Фермерның Балтач бистәсендә кибете һәм кафесы бар. «Казан» агропромпаркына үзе җитештергән ит һәм сыйфатлы казылык белән дә сату итә.
Әтнә авыл клубында булып узган Яңа ел бәйрәме кичәсе.
5 нче гыйнвар көнне Норма мәдәният йортында балалар өчен оештырылган "Кар бураннарны туздырып Яңа Ел килә безгә" дип исемләнгән кичә булып узды.
2015 елныӊ 1 декабренә авыл хуҗалыгы предприятиеләренең акча кеременең 30 проценты хезмәт хакы түләүгә тотылган булган (әлегә 1нче гыйнварга саннар җыелып бетмәгән).
Район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 1 эшчегә уртача айлык хезмәт хакы күләме 18 мең 112 сум тәшкил иткән. Уртача айлык хезмәт хакы «Яӊа тормыш»та – 20 мең 697 сум, «Труд»та – 19 мең 539 сум, «Смәел»дә – 19 мең 245 сум, Тимирязев исемендәге хуҗалыкта – 19 мең 116 сум булганда, «Алга»да – 14969 сум, «Якты юл», «Уӊыш», «Борнак», Тукай исемендәге, «Активист» хуҗалыкларында – 16 мең сумнан артып кына киткән.
Аммимак суы ашлама буларак кулланырга, кертергә читенрәк булса да, акча кытлыгы заманында күмәк хужалыклар өчен иӊ арзан һәм үсемлекләрне тукландыру өчен иӊ җайлы ашлама булып тора.
Җыелышларда күп тапкырлар әйтелсә дә, кайбер хуҗалык җитәкчеләре төрле сәбапләрне алгы планга куеп, бу эштән читләшәләр. Ел ахырына аммимак суын бары 5 хуҗалык ташып куйган. Болар – «Татарстан», «Игенче», «Борбаш», «Яӊа тормыш», «Труд» хуҗалыклары. Күләме ягыннан иӊ күп аммимак суы «Бөрбаш» хуҗалыгында тупланган.
Таузар авылыннан Тәскирә Рамазан кызы Хәбибуллинага 31 нче декабрь көнне 90 яшь тулды.
Балтачның «Наз» тернәкләнү булекчәсендә ял итүче пенсионерлар, мөмкинлекләре чикле кешеләр 29 декабрь көнне «Социаль туризм» программасы кысаларында “Саба урман хуҗалыгы тарихы” музеена сәяхәт кылдылар
2015нче елның 29 декаберендә Балтач мәдәният үзәгендә "Хуш киләсең, Яңа ел!" дип исемләнгән эстрада-күңел ачу кичәсе булып узды.
Бу сорауга районда бары уӊай жавап ишетәсеӊ. Ник дигәндә, шәхси хуҗалыкларда 2-3 һәм анннан да күбрәк сыердан сатылган сөттән кергән акча бу гаилә кеременеӊ шактый өлешен алып тора.
Республикабыз районнарында терлек саны хәйран кимегәндә, районыбызда бу өлкәдә тотрыклы хәл саклануы яхшы фал. 25 декабрь көненә ел башыннан районда шәхси хуҗалыклардан 154 480 центнер сөт җыйналган, узган ел бу сан 131 123 центнер булган. 23 357 центнер артым бар. Һәр булган сыер башына 7,5 кг. сөт сатылу яхшы күрсәткеч булып тора. Киләчәктә дә сатып алу бәяләре тотрыклы торып, бу тармакныӊ үсешен дәвамлы итәргә иде.