ЯҢАЛЫКЛАР


4
гыйнвар, 2016 ел
дүшәмбе

Аммимак суы ашлама буларак кулланырга, кертергә читенрәк булса да, акча кытлыгы заманында күмәк хужалыклар өчен иӊ арзан һәм үсемлекләрне тукландыру өчен иӊ җайлы ашлама булып тора.

Җыелышларда күп тапкырлар әйтелсә дә, кайбер хуҗалык җитәкчеләре төрле сәбапләрне алгы планга куеп, бу эштән читләшәләр. Ел ахырына аммимак суын бары 5 хуҗалык ташып куйган. Болар – «Татарстан», «Игенче», «Борбаш», «Яӊа тормыш», «Труд» хуҗалыклары. Күләме ягыннан иӊ күп аммимак суы «Бөрбаш» хуҗалыгында тупланган.

 


2
гыйнвар, 2016 ел
шимбә

   Таузар авылыннан Тәскирә  Рамазан кызы Хәбибуллинага 31 нче декабрь  көнне 90 яшь тулды.


31
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Балтачның «Наз» тернәкләнү булекчәсендә ял итүче пенсионерлар, мөмкинлекләре чикле кешеләр 29 декабрь көнне «Социаль туризм» программасы кысаларында “Саба урман хуҗалыгы тарихы” музеена сәяхәт кылдылар


30
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

2015нче елның 29 декаберендә Балтач мәдәният үзәгендә "Хуш киләсең, Яңа ел!" дип исемләнгән эстрада-күңел ачу кичәсе булып узды.

Бу сорауга районда бары уӊай жавап ишетәсеӊ. Ник дигәндә, шәхси хуҗалыкларда 2-3 һәм анннан да күбрәк сыердан сатылган сөттән кергән акча бу гаилә кеременеӊ шактый өлешен алып тора.

Республикабыз районнарында терлек саны хәйран кимегәндә, районыбызда бу өлкәдә тотрыклы хәл саклануы яхшы фал.  25 декабрь көненә ел башыннан  районда шәхси хуҗалыклардан 154 480 центнер сөт җыйналган, узган ел бу сан 131 123 центнер булган. 23 357 центнер артым бар. Һәр булган сыер башына 7,5 кг. сөт сатылу яхшы күрсәткеч булып тора. Киләчәктә дә сатып алу бәяләре тотрыклы торып, бу тармакныӊ үсешен дәвамлы итәргә иде.

Районыбызныӊ күмәк хуҗалыклары, фермерлар Казан шәһәренеӊ  Агропромпарк ярминкә мәйданында сату итте.

Шәһәр халкы бәйрәмнәрне мул табын артында үткәрсен өчен авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре ныклап әзерләнделәр, ди район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес  Набиуллин. Яшелчә, ит, үрдәк-каз, иттән төрле эшләнмәләр белән базарда фермерларыбыз, шәхси эшмәкәрләребез киӊрәк сату итте, аларныӊ күбесе бу ярминкәгә алдан, махсус әзерләнделәр, яӊадан 8 күмәк хуҗалык төрле  авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим итте, дип өстәде ул.

 

Районыбыз хезмәтчәннәре  катнашкан бу елда Казандагы соӊгы ярминкә. Бәйрәм алдыннан мондый сатулар бистәдә һәм Чепьяда оештырылса да, һәрхәлдә  начар булмас  иде. Әмма районыбызда соӊгы оештырылган ярминкә вакытында иттән башка товарны алучылар күп булмады шул.

 


«Хезмэт» Баш мөхәррир


29
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

28 нче декабрь Үзәк китапханәдә китап укучылар өчен “Кар кызы Көлмәссылу маҗаралары” исемле Яңа ел тамашасы уздырылды. Тамаша җырлар, биюләр, кызыклы уеннар белән үрелеп барылды. Китапханәнең актив китап укучылары Ахметшина Асия һәм Гадельшина Суфия билгеләп үтелде.

27 нче декабрь көнне Норма мәдәният йортында озак еллар тарих фәннәре укытучысы булып эшләгән Флера Гарифҗан кызы Калимуллинаның якты истәлегенә багышланган "Авылымның һәр җәүһәре тарих битләрендә калсын" - дип исемләнгән кичә булып узды. 

Кышкы каникуллар- балаларның зарыгып көтеп алган яллары. Балалар ялларын чаңгы трассаларында, коньки мәйданчыкларында уйнап, төрле мәдәни чараларда күңел ачалар. Китапханәләрдә еш була балалар. 28 декабрькөнне Кече Лызи урта мәктәбенең 6 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе Шәрәфетдинова Земфира җитәкчелегендә Балтач үзәк балалар китапханәсендә кунакта булдылар. Китапханә белән танышканнан соң уку залында “Снежная викторина” исемле кышка багышланган викторинада катнашып көч сынаштылар. Ахырдан балалар китапханәсенә килә торган газета-журналлар, энциклопедияләр белән танышып белемнәрен арттырдылар.


28
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

Хәзерге вакытта районныӊ «Дуслык», «Татарстан» һәм «Кызыл юл»  хуҗалыклары көндәлек 10шар тоннадан артык сөт саталар. 

«Дуслык»та ул  – 12 317 кг., «Татарстан» да – 11 570 кг, «Кызыл юл»да – 11 307 кг., барлыгы – 35 тоннадан артык.    Моныӊ кадәр    сөтне бүген районныӊ 8 хуҗалыгы («Смәел»,  «Алга», «Арбор», «Борнак», «Тукай исемендәге, «Уӊыш») сата, ягъни һәр ике хуҗалык  берсе кадәр генә эшли, дигән сүз. Әгәр дә барлык хуҗалыклар бер тигез  дәрәҗәдә эшләсәләр, уртак уӊышлар тагы да күркәмрәк булыр иде.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International