“Саба урман хуҗалыгы тарихы” музеенда.

2015 елның 31 декабре, пәнҗешәмбе

Балтачның «Наз» тернәкләнү булекчәсендә ял итүче пенсионерлар, мөмкинлекләре чикле кешеләр 29 декабрь көнне «Социаль туризм» программасы кысаларында “Саба урман хуҗалыгы тарихы” музеена сәяхәт кылдылар. Музейда 19 нчы гасырдагы урман хуҗалыгы тарихын тасфирлаган төрле рәсемнәр, эш кораллары, агачтан ясалган савыт–сабалар урнашкан. Тернәкләнүчеләргә бигрәк тә табигать залы ошады. Сәяхәт ахырында балтачлылар музей һәм “Наз” үзәге коллективларына зур рәхмәтләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International